Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
8 февраль 2019, 12:28

Чыршылар ныклыгы, бураннар ярсулыгы Күренекле журналист Рим Әхмәтовка – 65 яшь!

«Кызыл таң»да 18 ел эшләп пенсиягә чыкты. Бу чорда «Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре» исеменә, Тәтешле районы хакимиятенең Әнгам Атнабаев исемендәге премиясенә лаек булды. Русия Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының, шулай ук республиканың кайбер ведомство һәм хезмәтләренең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ике тапкыр «Кызыл таң»ның ел лауреаты булып танылды.

Рим белән без ул редакциябезгә эшкә килүдән байтак алда – сиксәненче еллар урталарыннан ук әйбәт танышлар идек. Командировкаларга еш йөрелгән ул заманнарда һәр районда киңәшләшер, ярдәмләшер, таяныр дуслар булдырырга тырыштык. Тәтешле тарафларында андый дустым Рим Әхмәтов иде. Ул чаклардан соң күп сулар аккач, гомеренең түгәрәк бер датасы алдында тору уңае белән, әле килеп Рим Фәрхулла улы үзенең хезмәт биографиясе башланганын шулай искә төшерә:
«Үзебездән 7 чакрымдагы Ялгызнарат урта мәктәбен 5 ел җәяү йөреп тәмамлаган 1971 ел гомеремдә иң авырларның берсе булды. Чөнки, бүген бу хакта искә алуы да оят, кулга аттестат алган көндә дә үземнең кем булачагым хакында ныклы гына карарым юк иде. Район гәзитендә мәктәп тормышыннан бәләкәй генә хәбәрләрем басылганы бар иде, әлбәттә. Ләкин «мин журналист булырга телим», дип уйларга түгел, хәтта хыялланырга да кыюлыгым җитмәде. Чөнки ул чакта безнең 45-50 генә йортлы Яңа Кодашта үсеп, югары белем алган кеше юк иде. Югары белем минем өчен буй җитмәслек биеклек булып күренде.
Тәтешле аэропортында елга флоты формасындагы яшь кенә егетне күреп, аңа чын мәгънәсендә гашыйк булганым хәтердә. Шул минутта ук елгачы булырга дигән ныклы карарга килдем. Әмирҗан исемле сыйныфташымны күндердем дә, киттек Уфага. Училищеда безне бик җылы кабул иттеләр. «Фатир таба алсагыз, укырга кабул итәбез», – диләр. Бик куанып, Затон урамнары буйлап фатир эзләп киттек. Әмма барлык йортларда да диярлек: «Бик кертер идек тә, бездә 5-6 курсант яши шул инде», – дип борып чыгардылар. Авылга кайтып китүдән башка чара калмады. Әтәй белән инәйнең күңелләре булсын, дип, җиң сызганып авыл эшенә чумдым. Әтәй фермада башмаклар карый иде, аның урынына эшкә йөри башладым.
... Кар төште. Җәен ремонт күрмәгән ферма каралтыларындагы тишек-тошыклардан салкын җил өрә башлады. Тирләп-пешеп силос бушатканнан, яки малларга кайнар буы чыгып торган пешкән бәрәңге таратканнан соң мондый җилдә «чыныгу» бер дә рәхәт түгел. Эштән кайтып утырдым да, болар хакында тозлап-борычлап тәнкыйть мәкаләсе язып, район гәзите редакциясенә озаттым.
Шуннан бер атнадан эштән кайтуыма өйдә ике хат көтә. Берсе редакциядән, икенчесе – колхоз идарәсеннән. Калтыранган кулларым белән, билгеле, беренчесен ачтым. Һәм үз күзләремә үзем ышанмыйм – мине редакциягә эшкә чакырганнар. Ура! Теләр-теләмәс кенә икенче хатны ачам. Партком секретаре Мөстәкыйм абый Әсхатов колхоз үзәге Ялгызнарат мәдәният йортына директор итеп чакырган. Нәрсә уйларга да белгән юк. Район үзәгендәге тормыш билгесезлеге белән куркыта. Ә Ялгызнарат клубы сәхнәсендә җырлап-биеп үстек. Күңел – шунда, ә акыл редакциягә тарта. Иртәнге сәгать 5тә торып чәй эчеп, җәяүләп Югары Тәтешлегә юлландым. Бу – 1971 елның 22 декабре иде. Бүген миңа 65 яшь. Һәм шушы юл минем олы тормышыма юл башы булды, дип зур горурлык белән әйтә алам. Редакциядә мине җылы кабул иттеләр».
Берничә айдан Римне армиягә алалар. Европаның үзәгендә – Германиядә хезмәт итә. Кайтып солдат киемен салгач, башка тармакларда – мәктәптә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында, Уфадагы бер заводта үз көчен сынап карый. Әмма гәзиткә тартылу барыбер үзенекен итә – Рим Әхмәтов 1976-1980 елларда район гәзитенең бүлек мөдире булып эшли. Ә арытабан аңа өч ел КПСС райкомының пропаганда һәм агитация (үзе әйтмешли, «халыкка үгет-нәсыйхәт бирү һәм коткы тарату») бүлеге инструкторы, дүрт ел Карл Маркс исемендәге колхозда партком секретаре булып эшләргә, Свердловск югары партия мәктәбен тәмамларга, аннары партия райкомының идеология буенча секретаре, район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкарырга туры килә. Район гәзите мөхәррире кәнәфиенә ул берничә югары урында тәҗрибә туплап, чын мәгънәсендә өлгергән җитәкче булып килеп утыра. Шуңа да коллектив белән уртак тел табып, бер-берсен аңлашып җиңел эшлиләр.
1996 елда «Кызыл таң» гәзите мө­хәр­риренә «Гәзитегездә Урал аръягын сирәк яктыртасыз» дигән дәгъва белдерәләр. «Сибайда безнең үз хәбәрчебез булачак», – дип сүз бирә мөхәррир. Ре­дакциягә Тәтеш­ле­дән килеп әле бер генә атна эшләүче Рим Әхмәтовны күздә тота үзе. «Мин бүген­ге кичке поездга утырып китәргә әзер­мен!» – ди Рим мөхәррир сүз башлау белән. Шулай итеп, Рим Сибайга барып урнашты. Бер ел кунакханәдә яшәгәннән соң, фатир бирделәр. Монда, мәсәлән, Тәтешле белән чагыштырганда башка менталитет, башка традицияләр, гореф-гадәтләр. Рим монда да, һәр урын­дагыча, җиң сызганып журналистика хезмәтенә чумды. Сибай һәм Баймак шәһәрләреннән тыш, Әбҗәлил, Бөрҗән, Баймак, Зилае­р, Хәйбулла районнарыннан хәбәрләр әзерләп, редакциягә җибәреп торды. Каләмдәшебез Урал аръягында якты эз калдырды, дип икеләнмичә әйтеп була. Ул якларда туып-үскән, эшләгән башкорт кардәшләр белән сөйләшкәндә: «Безнең Рим агай ни хәлләрдә анда? Күрсәгез сәлам әйтегез», – дигәнне еш ишетергә туры килә.
Рим Әхмәтовның «Кызыл таң» аппаратына бүлек мөдире итеп кайтарылуы (2001 елның августы) гәзит битләрен­дә­ге материалларның тематикасы киңәюенә һәм тирәнәюенә булышлык итте. Гаять бай тормыш тәҗрибәсе, белемен даими камилләштерүе аңа нинди темага да кыю тотынырга, кешеләр сокланып укырлык мәкаләләр язарга ярдәмләшә. Яшь чагында эштән аерылмыйча институтның тарих факультетын тәмамлаган. Алдарак телгә алынуынча, югары партия мәктәбе аңа күп нәрсә биргән. Һәм тагын бер соклангыч сыйфаты – ул гомер буе үзаллы бик күп укый. Тарих, философия, сәясәт, икътисад... Болар гына да түгел. Татар һәм башкорт әдәбияты һәм сәнгате буенча шушы өлкәләр белгечләре белән тиң дәрәҗәдә әңгәмә кора ала ул.
«Кызыл таң»да эшләвенең соңгы 10 елында Рим Фәрхулла улы җаваплы секретарь вазыйфасын җиренә җиткереп башкарды. 60 яшен тутырып пенсиягә чыккач та ул мәкаләләрен бер-бер артлы язып кына тора. Өч елдан артыграк кына ял иткәннән, дөресрәге, ирекле иҗатта булганнан соң, 2017 елның маенда яшәү урынын Нефтекама шәһәренә алмаштырып, Краснокама районының «Кама таңнары» гәзитенә хәбәрче булып урнашты.
Рим Әхмәтовның балаларын укыту, эшкә урнаштыру хәстәрлекләре белән йөрүен дә хәтерлим. Улы Радмир – энергетик, Екатеринбургта, кызы Радмила – бухгалтер, Тәтешле районында. Каләмдәшебез – өч оныкка картәти.
Рим Әхмәтов тизлекне, көчне сынландыручы Ат елында буранлы февраль аенда җилләргә баш бирмәс горур чыршылар төбәгендә туган. Арттан этүчесе дә, алдан тартучысы да булмаган хәлдә тормыш арбасын гомер буе төпкә җигелеп тарта. Аның булмышында чыршылар ныклыгы да, бураннар ярсулыгы да бар. Аңа үзе артыннан ияртә белү, иң четерекле хәлләрдә дә югалып калмау, тәвәккәллек, үз сүзеннән кире кайтмау хас. Киләчәктә дә шундый булып кал, каләмдәшебез, дип телисе килә.
Фәрит Фаткуллин, РФ һәм БР журналистлар союзы әгъзасы, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Читайте нас: