Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
8 февраль 2019, 12:02

Мәрьям апаның олуг юбилее

«Апа!» дип дәшү – авыл мәктәбе укытучысын зурлау, үз итү, хөрмәт белән багу билгесе. Ул элек тә шулай булган һәм әле дә. 40 ел башлангыч сыйныф укучыларына аң-белем, тәрбия биргән, аларны аналарча кайгырткан Акбулат авылының хөрмәтле кешесе Мәрьям Миргалиева ничәмә-ничә кешегә әле булса кадерле апа.

Ай-һай, авыр вакытка туры килгән аларның яшьлек еллары. Замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җил­кәсендә татый ул. Мәк­тәпне тамамлап, киләчәккә өмет белән баканда, сугыш чыга. Эшкә урнашырга туры килә Мәрьям апага. Ләкин ул үз теләген бераз соңрак булса да тормышка ашыра. Башта урта махсус, аннары югары белемле укытучы була.
Шушы көннәрдә Мәрьям апа 95 яшьлек зур юбилеен бил­ге­ләде. Аның һәм гаиләсенең шатлыгын уртаклашырга Акбулат авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәгыйль Нигамәтҗанов, укытучылар килде.
– Мәрьям апа, сез авылда иң хөрмәтле, иң абруйлы кешеләрнең берсе. Күпме бала бүген сез күрсәткән туры юл белән горур атлый. Укучылар, мәк­тә­бе­без хакына салган көчегез әле дә саклана. Анда хезмәт иткән һәркем һаман да сезнең үрнәк белән эшли, сез сызган юлдан бара. Нык, чыдам булдыгыз, тормыш сынаулары алдында сыгылып калмадыгыз, күңел төшенкелегенә би­рел­мә­дегез. Ходай сезне киләчәктә дә көчтән аермасын. Балаларыгыз, оныкларыгыз белән татулыкта, иминлектә яшәргә насыйп итсен, – дип теләкләрен җиткерде Фәгыйль Рәфкать улы һәм РФ Пре­зи­дентының котлау хатын, бүләкләр тапшырды.
Әйе, сынауларның хәтәрен күтәрергә туры килә Мәрьям апага. Бер-бер артлы тормыш иптәшен, ике улын югалта. Бүген ул төпчек улы Айрат һәм килене Илфира тәрбиясендә яши. Тормыш юлы ничек кенә узмасын, зарланмый ул. Кунаклар белән бергә эшләгән елларын, тормыш авырлыкларын, яхшы якларын искә алды, матур итеп тезеп кенә бәйнә-бәйнә сөйләде. Мәрьям апа янында шуны аңладым: укытучы – вакытлыча гына һөнәр түгел. Ул – гомерлек. Инде аның эштән туктавына да ничәмә-ничә еллар узган, ә ул һаман да, укучыларым, балаларым, дип уңышларына сөенеп, алар өчен борчылып яши.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Алексей САМИРЗЯНОВ фотосы.
Читайте нас: