Агымдагы елның гыйнварында туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадалары булып узды. Укучылар аның барышында инша язды, викторина сорауларына җавап бирде, диалог конкурсында катнашты.
Районыбыз данын яклаган укучы кызларның призлы урыннар яулавы барчабызны ихлас сөендерде. Түбән Балтач мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вилиана Сергеева һәм Кальтәү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Наталья Гарифҗанова җиңүче дип табылды. Шулай ук Түбән Балтачтан Полина Шакирова призер булды.
Татар теле буенча олипиадада Шулганнан Лилия Хәмәтнурова (10 сыйныф) һәм Сылу Фәтхетдинова (9 сыйныф), Кальтәүдән Эльвина Закирҗанова (8 сыйныф) призерлар булды. Аларны зур җиңүләргә укытучылары З. Т. Шәрәфетдинова, Л. Н. Зыятдинова, Л. А. Хаҗипова, З. Ф. Закирҗанова әзерләде.
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.
Флүзә Минәҗева, район мәгариф бүлеге методисты.