Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
1 март 2019, 18:09

«Башкортстан – мөмкинлекләр территориясе»

Уфаның ВДНХ-Экспо бинасында яшьләр форумы узды. Анда республикабызның меңнән артык яшь лидеры катнашты. Форумда Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының 2018 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2019 елга йөкләмәләр кабул ителде.

Коллегия кысаларында Тәтешле районы ГТО фес­ти­валендә 3нче урынга һәм кубокка лаек булды. «Батыр» клубы балалар, үсмерләр, яшьләр арасында массакүләм физкультура-спорт эшләрен яхшы оештырганы өчен 3нче урынга чыкты. Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Эльза Вәлиева «БР дәүләт яшьләр сәясәтенең мактаулы хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде.

Форумның кульминацион өлеше – Башкортстан Рес­пуб­ликасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән әңгәмә кору булды.
Нәфисә Гафурҗанова, ГТО методисты.
Читайте нас: