Барлык яңалыклар

Якташыбыз рекордын узучы юк

Күренекле якташыбыз Насыйбулла Хөснуллинның күпкырлы шәхес икәнен күптәннән беләбез. Спортны гомерлек юлдашы итеп сайлап, ул әле дә безне төрле гамәлләре белән таң калдыра. Европаның иң биек ноктасына менсенме, табигый паркларга барсынмы, районыбыз өчен спортка кагылышы булмаган башка изге гамәлләр кылсынмы, кыскасы, бихисап санап китәргә була.


Җиңел атлетика, дип әйтүе генә җиңел. Чынлыкта исә күпме шөгыльләнүләр, сәламәтлек һәм нерв ныклыгы, чыдамлылык таләп итә бу спорт төре. Тәү­легенә 70әр километр йө­гереп чыныктыра ул үзен. Аның озак еллар СССР, СНГ, Русия җыелма командасы әгъзасы булып торуын, 41 тапкыр СССР, Русия, Европа, дөньякүләм кубокларында һәм чемпионатларында уңышлы катнашуын, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, Русия җиңел атлетикасы федерациясенең алтын билгесе һәм башка бихисап наградалар белән бүләкләнүен горурланып бәян итәбез.

Халыкара класслы Русия спорт мастеры Насыйбулла Хөс­нуллин якташларын алдагы көн­нәрдә дә сөендерер әле. Мо­ңа безнең шигебез юк.


Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: