Барлык яңалыклар

Спорт яңалыклары

• Стәрлетамакта ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты үтте. Анда тәтешлелеләр дә катнашты. Рамил Бәдамшин, Алсу Шәймөхәмәтова – көмеш призга, Ринат Низаметдинов, Мансур Бариев бронзага лаек булдылар һәм июль аенда Уфада үтәчәк Русия чемпио­натында катнашу мөмкинлеге алдылар.

• Уфа шәһәрендә 1999-2001 нче елда туган кызлар һәм малайлар арасында көрәш төрләре буенча II Евразия уеннары үтте. Билбаулы көрәш буенча балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Юнир Закиров бронза яулады.

• Бөек Җиңүгә багышланган билбаулы көрәш буенча Бөтенрусия турнирында да тәтешлеләр сынатмады. Алсу Шәй­мө­хәммәтова – көмеш призга, Рамил Бәдамшин бронзага лаек булды.
Читайте нас: