Күптән күрешкәнебез юк иде. Шундый ук көләч йөзле, тормышны яратып яшәүче Миләүшә... Сөйләшүендә дә әледән әле шаяру ноталары сизелеп кала. Социаль челтәрләрдә аралашу – бер, ә менә утырып сөйләшүләр үзе бер гомер кебек. Бу юлы очрашуыбызның чикләре киңәйде. Район китапханәсе хезмәткәрләре аның хөрмәтенә «Тормыш буйлап җиңүләр белән» дигән бик матур, җылы очрашу әзерләде. Туганнары, авылдашлары, дуслары, аның социаль челтәрләрендәге подписчиклары һәм аны хөрмәт итүчеләр килгән иде. Очрашу шатлыгына Миләүшәнең тормыш мизгелен чагылдырган фотосурәтләр, видеороликлар, гөлләмәләр, бүләкләр, җылы теләкләр өстәлде. Алып баручы Зинира Шәрәфиева төп героиня белән таныштырганнан соң, сүзне Миләүшә Зарипованың үзенә бирде. Аның һәр сүзен тын да алмый тыңладык. Менә бит ул көчле рухлы кешеләр кемнәр! Алар безнең арабызда, бер дә чит ил киноларыннан эзлисе түгел. Егылганда торып китәр өчен менә кемнәрдән көч, яшәү үрнәге алырга кирәк! Миләүшә үз тормышын бәян иткәндә залда хәтта ир-атларның күзләре чыланды. Бу кадәр авырлыклар белән сынагач сынар икән кешене язмыш!..
Көчле яңгырдан соң да балкып кояш чыга. Бүген Миләүшәнең тулы канлы тормыш белән яшәвенә сокланасың да, күзләр тия күрмәсен берүк, дисең. Татарстанда үткәрелүче «Ел хатын-кызы», «100 иң яхшы эшкуар», «Нечкәбил», «Татарстан энҗесе» конкурслары җиңүчесе, «Без барьеров» оешмасы директоры, хәйрия акцияләренең башында йөрүче, ә иң мөһиме, яраткан тормыш иптәше, 1нче сыйныфны тәмамлаган нәни кызчыгына сөекле ана ул бүген. Инвалид арбасында булып та, ир-атлар булдыра алмаган эшләрне аткара, бизнесын үстереп, кешеләрне эшле итә, аларны да зур эшләргә рухландырып, бар тормышы белән «Менә ничек яшәргә кирәк», дигәнне исбатлап яши. Афәрин, Миләүшә!
Шуны да әйтәсем килә, Миләүшә Вәккас кызын актив блогер буларак та беләләр. Социаль челтәрләрдәге исәпсез-сансыз подписчиклары арасында аңа киңәшләр сорап язучылар бихисап. Ул һәрберсенә сүзен таба, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, аларга яшәү көче өләшеп, бу дөньяда бер кемгә дә ачу сакламыйча, ныклы адымнар белән үз юлыннан атлый.
Туган төбәгебездән көч алып чыккан шундый шәхесләргә хөрмәт белән карап, матур очрашу оештырган китапханә хезмәткәрләренә, туганнарым, авылдашларым, райондашларым дип, ерак араны якын итеп кайткан туганыбыз Миләүшәгә рәхмәтемне җиткереп, бу язмамны аның очрашуда әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Һәр таңны мин куанып каршылыйм. Димәк, мин әле яшим, мин исән-сау! Минем гаиләм бар, эшем бар, кулымда көчем бар! Бу тормышка зарланырга ярамый. Бирешмәскә, аяк-кулыбыз сәламәт икән, башны күтәреп, алга барырга кирәк! Якты дөньяларның кадерен белеп яшик, дусларым!»