Чит ил очкычының кунаклавы, әлбәттә, урындагы власть вәкилләре, ФСБ, МЧС, полиция хезмәткәрләрендә йөз төрле сорау тудыра. Пилотлар монда ничек килеп эләгүләрен аңлатырга тырышса да, ниндидер кәгазьләр күрсәтсә дә, аларның телен аңлаучы булмый. Шулвакыт ярдәмгә Аксәет авылы мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләүче Рәдилә Хәбипованы чакыралар. Рәдилә ханым сөйләшүне инглиз телендә алып бара, бер якның – сорауларын, икенче якның җавапларын тәрҗемә итә. Шулай итеп, авыл укытучысы ярдәмендә очучыларның Европада үткән авиараллида катнашуы, әлеге вакытта Екатеринбурга очулары, әмма ватылып, биредә туктарга мәҗбүр булулары ачыклана. Авиаралли 8 июньдә Франциянең Кольмар шәһәрендә старт алган, очучыларның маршруты Чехия, Литва, Эстония, Төркия, Греция, Албания, Русия аша үтә икән. Безнең илдә ралли инде Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан шәһәрләрендә үткән.
Тик менә ике очучы бәлагә тарый. Шушылар турында кыскача бәян иткәч, француз очучыларына ярдәм оештырыла. Ике урынлы очкычны якындагы Нефтекама шәһәренә төзәтергә алып китәләр, самолет хуҗасы да шунда оча. Ә икенче очуы Жанны Рәдилә һәм Арслан Хәбиповлар үзләренә алып кайта.
— Кунагыбыз бик тыйнак булып чыкты, артык сөйләшеп бармый. Шулай да вакытны үткәрер өчен әңгәмәләшеп утырдык. Әңгәмә инглиз телендә барды. Жан 45 яшькә тиклем полициядә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан. Очкычлар белән күптән мавыга. Аңа 57 яшь, әмма үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә. Ул Русиядә халыкның үз яшеннән өлкәнрәк күренгәнлеген билгеләп үтте, шулай ук Мәскәүдәге тәэссоратлары белән бүлеште, аңа анда бик ошаган. Шулай ук бездәге табигатьнең матурлыгын ассызыклады. Җиңел әңгәмәләштек, тик аларның инглиз сөйләмендә француз акценты көчле булганлыктан, кайбер сүзләрне аңлавы читенрәк, — ди Рәдилә Рәшит кызы.
Хәбиповлар кунакны урыс ашлары, пилмән белән сыйлый. Кичкә таба самолет төзәтелә һәм Жанны килеп алалар, Екатеринбургка соңлаганлыктан, французлар Самарага очарга карар кабул итә. Хабиповларга рәхмәт әйтеп, һавага күтәрелә алар. Менә шулай итеп Рәдилә ханымның чит тел белүе көтелмәгән хәлдә ярдәм итә.
—Тел белү һәркем өчен файдалы. Бер елны ял итәргә Таиландка барган идек. Урындагы халык белән рәхәтләнеп аралаштык, аларның яшәеше, мәдәнияте турында күбрәк белеп кайттым. Инглиз телендә иркен сөйләшкәнгә микән, “Сез Канададан килдегезме?” — дип аптыратып беттеләр. Минемчә, тел — киртәләрне җимерүче ул, аңлашу чарасы. Шуңа да балалар мәктәптә телне яхшылап өйрәнсен иде, — ди Рәдилә ханым.
Үзе ул Күрдем урта мәктәбен тәмамлаган. Римма Назарова укыткан инглиз телен яратып үзләштерә, шуңа да 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Бөре педагогия институтына юллана. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, чит телләр факультетына укырга керә. Юллама буенча Тәтешле районының Аксәет авылына укытырга килә, һәм менә инде 28 ел укучыларга белем бирә. Иҗади шәхес. Аның укучылары Бөтенрусия фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесендә призлы урыннар ала. Күптән түгел ул Русия Мәгариф министрлыгы һәм Иҗтимагый палатасы оештырган класс сәгатьләре бәйгесендә җиңеп, Мәскәүгә чакыру алган. Шәҗәрә төзү белән мавыга, районда киң танылган Гамил нәселенең шәҗәрәсен төзеп, тарихны “тергезә”. Кыскасы, эзләнүчән, максатчан белгеч.
Менә шундый хәл. Франция очучыларының дә, гади авыл укытучысы Рәдилә Рәшит кызының да хәтерендә ул әле озак сакланыр.