Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
16 август 2019, 22:04

Илнең баш кондитеры

Бүгенге көндә илебезнең иң оста кондитеры булып танылган милләтәшебез, татар егете Ренат Әгъзамовның исеме бар дөньяга яңгыраган дисәк, һич арттырмабыз. Ренат Киевта туып-үсә, соңрак Сочига яшәргә күчә. Быел аңа 38 яшь тулган.

Ренат сыман кешеләргә алтын куллы булып туган дип әйтәләрдер инде. Ул тимер юлында шеф-пешекче булып эшләгән әтисенең булдыклыгына сокланып, аңардан үрнәк алып үсә. Ренат абыйсы Тимур белән миксер сатып ала һәм үзенең беренче тортын ясый. Ризык шулкадәр күркәм һәм тәмле килеп чыга ки, нәкъ шул чакта Ренат үзенең киләчәген кулинария белән бәйләргә карар итә.
Хыялын тормышка ашыру өчен ул кулинария училищесын тәмамлый. Берсеннән-берсе тәмле тортлар пешерүгә тотына, ләкин бу эш эзсез үтми — Ренатның авырлыгы күзгә күренеп арта башлый. Бу аңа спорт белән шөгылҗләнергә этәргеч бирә.
Ренатның осталык даны ил буенча тарала, бәлки шуңа да 2002 елда Мәскәүгә яшәргә күчә. Өч елдан соң таныш-тонышсыз, үз тырышлыгы белән “Креатив Катеринг” дигән зур проектын барлыкка китерә. Соңрак ул яңа кондитер фабрикасы төзегән “Фили Бейкер” компаниясе белән хезмәттәшлек итә башлый.
Данлыклы кондитер Ренатның даими клиентлары — шоу-бизнес йолдызлары. Мәсәлән, данлыклы җырчы Филипп Киркоров өчен бер миллион сумнан кыйммәтрәк торган 400 килограмм авырлыгындагы торт әзерли.
Ренат үзенең эшкуарлыгын дөнья аренасына да чыгаруга ирешә. Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Япония, Америка һ.б. илләр аның белән контракт төзи.
"Өмет" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: