– Рәфинә, икенче тапкыр әни булсагыз да, әле дә бик матурсыз. Фигурагыз да үзгәрмәгән. Хатын-кыз кияүгә чыгып, бала тапкач, үзен-үзе карамый башлый диләр тагын…
– Аллага шөкер, икенче тапкыр әти-әни булырга насыйп булды, улларыбыз – Сөләйман һәм Айтуган. Формага тиз килүемнең сере юк, авырлы булганда артык килограммнар җыймадым. Әмма мин буй-сын зифалыгы өстендә эшләмим, дигән сүз түгел, гаиләбез белән дөрес тукланабыз. 9 ай буе атна саен бассейнга йөрдем, гомумән, аунап-тәгәрәп яткан юк. Хатын-кызны табигать шулай яраткан, ул барысына да өлгерергә тиеш, хәтта хуш исле, тәмле ризык пешереп, гаиләң белән бергәләп түгәрәк өстәл артында сыйлануның да үз тылсымы бар. Әлбәттә, ирекле булып яшәүне дә сайларга мөмкин. Кайчандыр мин дә бала алып кайткач, бер эшкә дә җитешмәм кебек тоела иде. Балалар безне тәрбияли һәм тонуста тота, алар өчен үрнәк, өлге булып яшәргә омтылыш барлыкка килә. Үземне ул кадәр матур дип санамыйм, бизәнеп, ясанып куйгач: «Чибәрләндем ахры», – дип шикләнеп куям кайвакыт. Иң мөһиме мине эшләгән эшләрем, гамәлләрем бизәсен иде.
– «Бу чибәр кыз кемгә эләгер икән?» – дип, баш ватканда баянчы егет Рәзил Камаловка кияүгә чыгып куйдыгыз. Аның белән ничек таныштыгыз, озак очраштыгызмы?
– Хыялымда мин бөтенләй бүтән кешене йөрткән идем, яшермим. Рәзил белән интернет аша таныштык, аралаша башладык. Ул вакытта мин аңа җитди карамый идем, җавап та кайтармаган чаклар булды. Бер заман шулай 3 ай тирәсе язышып йөргәннән соң, очраша башладык һәм тагын 3 айдан гаилә кордык. Анализлап карасаң, без икебез дә авыр кешеләр түгел, шуңа күрә уртак тел табып тормыш итәбез. Хыялымда үземнән бераз олырак, төплерәк кеше булырга тиеш, дип уйлый идем. Рәзил миннән 3,5 яшькә кечерәк, хыялый. Шуңа күрәдер, күп очракта ситуацияне үз кулларыма алып, таяныч та булырга туры килә. Алай дисәң, бу күп хатын-кызларга хас дип әйтер идем. Мәсәлән, әниебез без – биш кызны берүзе үстерде, көчле булуым, бәлки, шуннан да килә торгандыр.
Копия IMG_7913-28-07-19-02-13– Ирегез дә, сез дә иҗат кешеләре. Иҗат кешеләренең холкы авыр була. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, нишлисез? Кайсыгыз беренче юл бирә?
– Иҗатны гаилә тормышы белән бәйләве, дөрестән дә, җиңел эш түгел. Бәхәсләр күп туа, бер-беребезне күралмас дәрәҗәгә җиткәнебез бар. Ләкин чын дөреслекне бары тик бәхәсләшеп кенә табып була бит ул. Иң мөһиме – ялгышларыңны таный белү. Башта кызабыз инде, аннары тынычланабыз. Беренче кем юл бирә дигәндә, мин дә бирмим, ул да бирми, ничектер үзеннән үзе дуслашып кителә…
– Рәфинә, бала тапканнан соң, декрет ялында утырганда иҗат эше ничектер тукталган кебек булдымы?
– Иҗат ул гел эчтә кайнап тора, көн саен репертуарымны барлыйм, тагын да яхшырак җырлар тудыру теләге белән янам, образлар, фикерләремне туплыйм. Гел эзләнүдә мин. Татар яшьләре яратырлык, оялмыйча тыңларлык җырлар иҗат итәсем килә минем. Ә моның өчен кеше беренче чиратта үзе үзгәрергә тиеш, дип саныйм.
– Сез бит гаиләдә 5 кыз. Бишегез дә мәдәният өлкәсендә, эстрада тирәсендә кайныйсыз, исемнәрегез халыкка билгеле. Һәм иң мөһиме – бу берсеннән-берсе матур биш кызны әниегез – Зөлфия ханым берүзе тәрбияләп үстергән. Берничә ел элек аңа инсульт булды. Хәзер хәлләре ничек? Кем карый аны?
– Әти дигән кешебезнең биш кызын ташлап киткәненә 25 елдан артты инде. Безнең кечкенәдән, әнидән башка таяныр кешебез юк иде. Акча ягы кысан булды. Киемнәр өчен сеңелләрем белән сугышкан чаклар да булды, әни әйтә торган иде: «Аягымнан тотып селкесәгез дә, акча җиткереп булмый», – дип. Шуны белеп үстек, артыкка өмет итә алмадык. Без биш бертуган кызны әниебез Арча районы авылларына бабайның иске Луаз машинасына төяп, концертлар белән йөртә башлады. Шыгрым тулы клубларда гөрләтеп концерт куйганнан соң, өйгә кайтып, рәхәтләнеп идәнгә утырып, акча саный идек. «Акча санаганны ярата», – дип, икенче көнне тагын бер кат саный идек. Тизрәк үсеп җитеп, әниебезне рәхәттә, байлыкта яшәтәсе килү теләге бик көчле иде бездә. Шушы сәләтләребезне үстерү өчен әниебез барыбызны да укытты, кеше итте, без аңа бик РӘХМӘТЛЕ!!! Хыялыбыз да чынга ашты: әнине чит илләргә дә йөрттек, яхшы киемнәр, бәйрәм саен затлы бүләкләр белән дә сөендердек. Әмма әниебез 3 ел элек авыр инсульт кичерде, баш миенә кан савып өлгергәч кенә операция ясадылар. Исән калачагына өмет аз иде – 1 процент. Исән калган очракта да, 3-4 ай гына гомере бар, анысын да урын өстенә генә калып яшәргә мөмкин, диделәр. Бу шундый авыр хәбәр булды, әйтерсең чынлап торып аяз көнне яшен сукты. Шул 1 процент яшәү шансына тотынып, әниебез башта акрын гына үрмәли башлады. Бүгенге көндә мөстәкыйль яши алмаса да, аякка басты. 10 ел эчендә язган хикәяләрен туплап, тәүге китабын чыгардык. Әгәр шул вакытта әниебезнең кисәк кенә гомере өзелгән булса, бүгенге көндә безнең дөньябыз бушап калган булыр иде. Әниебез – безнең яшәү чыганагы, чын талисманыбыз! Сөйләшә генә алмый, тавышын бик сагындык…
– Әниегезнең биргән киңәшләре арасында кайсысы иң кадерлесе?
– Безнең әни гомер буе көндәлек алып барды. Мин ул көндәлекләрне барлап укып утырырга яратам, чөнки анда барысы да язылган: каз бәбкәләре чыккан көн, безнең имтиханнар… Менә бер истәлеге: «Тагын беренче сентябрь җитә – кот чыгып тора, каян акча җиткерергә? Носки-трусиклар алырга да кирәк бит әле… «. Бер көнне шул көндәлекләр арасыннан бер конверт таптым, түзмәдем – ачтым. Безгә дип атап хат-нәсихәт язылган. Өч ел элек инсульт кичергәннән соң сөйләшә, яза алмый торган булып калды шул ул безнең, әллә сизенгән инде? Ул хатны кат-кат, үз-үзем белән сөйләшә-сөйләшә укыдым. «Кызым! Бу хатны сез табып укыганчы хәйран вакыт үтәр. Бәлки, ул вакытта мин сезнең арагызда булмам да… Ялгышларым күп булды, гомерем буе бер катлы булып яшәгәнмен икән, тик үземне үзгәртә алмадым, әллә теләмәдем? Сез андый булмагыз, кызым!» – дигән әни. «Ə бу дөньяда бәхетле булып яшәр өчен ничә катлы булырга кирәк соң, әни??? Син бәхетсез идеңмени?» – дип сорыйм күңелемнән. Хат дәвам итә: «Сезнең тормышларыгыз минекеннән яхшырак булырга тиеш. Адәм баласы ирекле кош булып очканда гына хыялларына тугры булып кала икән. Сез – биш кошчыгымны дөньяның бар байлыкларына да алмаштыра алмас идем, чөнки сез – минем канатларым булдыгыз… Һәрберегезне дә гаиләле итеп күрәсем килә. Ирләргә ярарлык итеп үстерә алдым микән – белмим. Əтиегез белән үрнәк гаилә була алмадык. Беренче оныгым – Сөләйман туган көн мине кабат яшьлегемә алып кайтты!!! Иң куркынычы бу дөньяда – ялгызлык. Сыңар канатлы булып яшәү – сине башкалар алдында кимсетә. Ул хис – миңа яхшы таныш… Ярый, кызым!
Гөлләремә су сибәргә онытмагыз!
– Рәфинә, сез сәхнәгә чыкканда Габделфәт Сафин белән «Үкенеч» җырын башкарган идегез. Халык бик яратты бу җырны, тавышыгызны да, үзегезне дә. Ләкин клипта Габделфәт Сафин белән мәхәббәт уйнагангамы, халык сезне аның сөяркәсе икән, дип, сүзләр чыгарган иде. Бу сүзләр чыгасын алдан чамалагансыздыр, курыкмадыгызмы?
– Тулысынча режиссер тарафыннан куелган сценарий буенча бу клипта катнашу – минем өчен беренче тәҗрибә булды. Дөрестән дә, клип зур шау-шу тудырды, тискәре фикерләр күп булды. Клип нигезендә яткан сюжет бары тик уйдырма гына, шуңа күрә, минем исем китмәде. Габделфәтнең сөяркәсе булгач, концертларында да җырлый башлаган, диючеләр дә булды. Безнең арадагы мәхәббәт ул иҗади тандем, бер-береңне хөрмәт итүгә корылган. Югыйсә, 15 ел концертларында чыгыш ясамас идем. Хәзер дә яңа сезонга әзерлек бара. Иҗади үсешемдә Габделфәт абый йогынтысы бик зур, андый кеше белән эшләү – үзе бер бәхет.
– Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмыйсыз? Кешеләргә ышанасызмы?
– Кешеләрдә икейөзлелекне, ялганны сөймим. Сиңа бер сүз сөйләп, ышанычыңны яуларга омтылганнан соң, бүтәннәргә синең турында начар сүзләр сөйләгәнен белеп алсам, моны бик авыр кичерәм. Ничек болай була ала соң инде, дим. Ул бит шул кадәр ихлас кебек иде, дип аптырыйм һәм шул кадәр беркатлы булганым өчен үземне битәрлим. Мондый вакыйгалардан соң, кешеләргә булган ышаныч кими, кызганыч. Һәм беркемгә дә ышанмыйм мин шуңа да. Капчыкның төбен беркайчан да бушатып бетерергә ярамый икән, дигән нәтиҗәгә килдем.
– Киләчәккә ниндирәк иҗади планнарыгыз бар?
– Сольный концертларым белән гастрольләргә чыгып китү теләгем бик көчле. Казанда ике ел рәттән Филармония концертлар залында ике төрле программа тәкъдим иттем: «Шикәрсез дә татлы концерт» һәм «Исемсез хат». Хәзер тупланган багаж бар, тагын өр-яңа программа әзерлим. Ул гаҗәпләндерә торган, эчтәлекле, заманча рухта килеп чыксын өчен зур көч куярга кирәк. Әлегә мин күп вакытымны яңа туган сабыема сарыф итәргә тиешмен, иҗат бөреләрем үз вакыты белән шытып чыгып тиешле урында үсеп китәрләр дигән өмет белән яшим, барысы да алда! Халкыма җан азыгы бирерлек төпле фикерле җырчы буласым килә.