Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
30 август 2019, 14:09

Котлыйбыз!

Күптән түгел Саратовта билбаулы көрәш буенча Русия беренчелеге узды.

Анда иле­без­нең 23 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Республикабыз җыелма командасы составында булган Руслан Шәйнуров лаеклы рәвештә 2нче урын яулады һәм агымдагы елның июль аенды Ташкентта узачак Ил беренчелегенә юллама алды. Икенче спортчыбыз Давид Галимәрданов та алты иң яхшы көрәшче исем­легендә.
***
Күптән түгел Мәләвездә узган «Төпкелдә» VIII стиль­ләш­те­рел­гән көй, җыр һәм бию төбәк­ара конкурс-фестивалендә якташыбыз, виртуоз-курайчы, район балалар сәнгать мәктәбе директоры Айнур Кыя­мов «Стиль­ләштерелгән халык инструменталь көе» жанрында Гран-при яулады.
Шул ук фестивальдә «Виктория» үрнәкле бию ансамбле 2нче урынга лаек булды.
Җиңүчеләребезне ихлас котлыйбыз!
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: