Безнекеләрне бел!
11 Сентября 2019, 08:19

Көтүче генә, димәгез!

Укучыларның җәйге каникулларда хезмәткә тартылуларына сокланып карыйбыз. Аеруча егетләр кайдадыр осталыкларын ныгытса, көч тупласа, яхшы. Ни дисәң дә, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чургылдының укучы егет­ләре Рамил Ахунов, Эльмир һәм Вадим Сәгыйтовлар, Илмир Әхмәтханов, Рифат Нуриев, Алмаз һәм Нияз Гайнетдиновлар озын җәй буе хуҗалыкта көтү көтте. Әйе, эссе, кигәвен, тузан, яңгыр – көтүче шуларның барсына да түзәргә тиеш. Йокы килүенә карамастан, иртә белән торып, эш урынына юнәлү укучы өчен ансат түгелдер. Ләкин егет­ләр үз бурычларын сүз ти­дер­мәс­лек итеп башкарды. Синең карамакта күпме мал – аларны вакытында алып чыгарга һәм кайтарырга, су эчәргә илтергә, югалтмаска кирәк. Ә икенче яклап уйласаң, саф һавада ип­тәш­ләрең белән аралашып, җәйге ялыңны файдага уздыру ничек яхшы!
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас