Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
16 сентябрь 2019, 16:27

Бал фестиваленнән сертификат белән

Узган ялларда Уфада бал фестивале узды. Ленин исемендәге мәйдан төбәкнең 150дән артык иң-иң умартачысын җыйды. Меңләгән уфалылыр һәм Уфа кунаклары җитештерүче кулыннан сыйфатлы башкорт балы, кортчылык продукциясе алды.

Ә аларның нинди генә төре юк иде: юкә, чәчәк, карабодай, донник, кәрәзле, солык балы. Шул ук вакытта сатып алган балыңның сыйфатын тикшерергә теләүчеләр өчен күчмә лаборатория дә эшләде. Умартачылар гади булмаган сезон нәтиҗәләре белән уртаклашты, бер-берсе белән киңәшләште.
Фестивальдән без дә читтә калмадык. Халыкка төрле сорт бал, умартачылык продукциясе, апикосметика тәкъдим иттек. Районыбыз «Иң яхшы сату ноктасы» номинациясендә 2нче урын алды. Алай гына да түгел, 2021 елда башкалабызда узачак «Апимондия» халыкара конгрессында катнашырга хокук биргән сертификатка ия булды. Фестивальдә катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш зоотехнигы Илдар Булатов, умартачы Венер Шакиров, бизәүче-рәссам Эльза Шакирова зур тырышлык салды.
Республикабызда «Апимондия»гә әзерлек тулы куәттә бара. Анда да районыбыз лаеклы өлешен кертер дигән өметтә калабыз.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: