Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
18 сентябрь 2019, 13:48

Радий Хәбиров Владимир Спиваковны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күренекле скрипкачы һәм дирижер, СССРның һәм Башкортстанның халык артисты Владимир Спиваковны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Владимир Спиваковның IV Халыкара фестивален ачу кысаларында узды.

Республика җитәкчесе маэстро Владимир Спиваковны 75 яшьлек юбилее белән котлады.
- Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади озын гомер, сәнгатегез белән музыка сөючеләрне озак еллар буе куандыруыгызны телим. Сезгә, кадерле Владимир Теодорович, яшьләрне кайгыртканыгыз, яшь талантларны тапканыгыз һәм аларны дөнья күләмендәге йолдызлар иткәнегез өчен зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе Владимир Спиваковны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.
Источник: kiziltan
Читайте нас: