Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
18 сентябрь 2019, 17:15

Туган авылым минем каршымда, күңелем һаман омтыла шунда...

Күп җирләрне иңләп-буйладым, лә­кин туган авылым Ташкенттан да матур­рак җирне таба алмадым. Авылда 70 ке­ше яши, шуларның 34е лаеклы ялдагы­лар. Вакытында биредә ике тапкыр БАССР өлкә комитеты күчмә Кызыл Байрагына лаек булган дуңгызчылык ферма­сы эшләде. Безнең балачак та хезмәттә үт­те. Азык чөгендере, бәрәңге җыярга булыш­тык. Егетләребез комбайн штурвалы артына утырды.

Быелгы җәй безне – илебезнең төрле почмакларына таралган ташкентлыларны – тагын очраштырды. Күрдем авыл Советы биләмәсе һәм авыл старостасы Фидәил Кәшәпов башлангычы бе­лән оештырылган «Исәнмесез, авылдашлар» бәйрәменә җыелдык. Чарага халык зурлап әзерләнде, кир­тә-куралар төзекләндерелде, буялды, урамнар чүп-чардан тазартылды. Үз көч­лә­ре бе­лән авыл клубын тө­зек­лән­де­реп, буяп, бәйрәмгә әзер­ләде авылдашлар. Мәр­хүм­нәргә багышлап корбаннар чалынды. Шулай ук яу кырында ятып калган биш бертуган Хинсуровларны искә алды авылдашлар.
Менә Русиянең атказанган авыл ху­җа­лы­гы хезмәткәре Мәгафурҗан Гә­рәев, тормыш иптәше Әдибә апа. Уллары Фир­дәвис, Рөстәм, Зинфира, Гөлфирә дә кайткан. Алар туганнары – Бөек Ватан сугышы, Эчке эш­ләр министрлыгы ветераны, күп ме­дальләр белән бү­ләкләнгән Шә­риф­җан Гәрәевны ис­кә алдылар. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Масһар Гыйльмуллин да бәйрәмдә. 93 яштә булуына карамастан, ул үткән елларны яхшы хә­терли. «Республика күләмендә дан алган хезмәттәшләрем, Почет билгесе орденлылар Хәвәрия Җиһаншина, Мә­гания Усманова, ветврач Рәшит Тимершин, Фәния Гыйль­муллина, Фируза Хинсурова, БАССР­ның атказанган терлекчесе Флүзә Җи­һантдинова, азык-төлек цехы эшчеләре Фәнгам Ти­мерәев, Вәсим Кәрамов, Гөлсимә һәм Рәвис Абзаловлар коллективның данын күтәрде. Ит сату планын һәр елны икеләтә үтәдек. Тирә-як авыл халкына дуңгыз бәрәннәре сатып, колхозга файда керттек. Эшкә чын кү­ңел­дән бирелгән кешеләр белән горурланам», – диде ул.
Мәйдан гөр килә. Гаиләсендә тугыз бала тәрбияләп үстергән Мәдәния һәм Әхмәт Кәшаповларның һәр баласы монда. Уллары Башкортстанның атказанган нефтьчесе Фидәил Кәшәпов авылда калды, хатыны Рәшидә балалар укытты.
Авыл старостасы булып сайланган Фидәил Әхмәт улы оештырып, сугышта башларын салган, исән кайтканнарга һәйкәл-обелиск эшләтте. Авыл­ның юлларын төзекләндерү мәсьә­ләләре белән дә ул йөреде. Җирле инициатива программасы буенча авыл урамнары төзекләндереләчәк. Боргынбаш – Ташкент юлында район юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре төзекләндерү эшләре башкара.
Мин дә үземнең әти-әнием белән горурланам. Әтием Әхнәф Мәгърупов Почет билгесе орденлы механизатор, әнием Рәзинә гомере буена авылда шәфкать туташы булды. Әти бе­лән бергә Почет билгесе орденлы Нә­сим­җан Җиһаншин, комбайнчы – коммунистик хемәт алдынгысы Финәил Харисов, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ривал Сахратов, хуҗалык агрономы – РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Почет грамотасына лаек булган Фаил Ханов кырларыбызда иген үстерделәр. Икмәк безгә көч бирде.
Бәйрәмдә Лидия һәм Фәнгам Ти­ме­рә­евләр да бар. Алар биш бала карап үстерде. Уллары Әлфит Күрдем сөтчелек фермасында ветфельдшер. Борис һәм Илнар нефтьчеләр.
Бәйрәмнең иң өлкән кешесе – 97 яшьлек Тәнзилә Нуриева. Тормыш ип­тәше Гайниәхмәт авыл халкына киез итекләр басты, оста тимерче булды. Бу гаиләдә унбер бала туып үсте. Һәм­мәсе үрнәкле гаилә төзеп, илгә хезмәт итте.
«Ана даны» орденына лаек тагын бер гаилә – Хөннә һәм Вәсим Кәрәмовлар. Аларда да унбер бала үсте. Гаиләнең хезмәт юлы ферма белән бәйле булды.
Авылда башлангыч мәктәп эшли. Аның беренче укытучылары Таһир Сад­ретдинов, Сибәгатулла Ибәтуллин, Рәмзия һәм Рафаэл Хәкимовлар, Луиза Гарипова, Фәнүзә Фәйзрахманова балалар күңеленә белем орлыклары салганнар. Изге теләкләр теләп, зур юлга озатканнар. Бүгенге көндә авылда медпункт эшли.
Колхозда парторг, авыл Советы башлыгы булып эшләгән лаеклы ялдагы Рамил Гарипов бәйрәм белән котлап болай диде: «Ата-бабалар тарихын онытмаганыгыз, катлаулы тормыш юлларыннан үрнәкле булып атлаганыгыз, яшәгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Чиш­мә­ләр саекмасын, кайтыр юллар төзек, дөнья­лар имин булсын».
Бәйрәмдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Расих Минәҗев, АПК рәисе Өлфәт Гап­сә­ламов хезмәт алдынгыларына бү­ләк­ләр тапшырды.
Бәйрәм халык көче белән үтте. Һәммәсе уеннарда, җыр-биюләрдә катнашты, рәхәтләнеп күрешеп сөйләште, үткәннәрен искә алды. Элек-электән авыл халкы тәртипле, үрнәкле булды. Һәммәсе республика күләмендә оештырылган «Иң аек авыл» конкурсында катнашырга теләк белдерде.
Мөршидә ЗӨФӘРОВА, ветеран-нефтьче.
Читайте нас: