Республиканың 21 районыннан проектта актив катнашкан 210 волонтер-укучы файдалы башлангычлары белән уртаклашу, белем туплау, яңа дуслар табу мөмкинлегенә ия булды.
Өч көн дәвамында балалар осталык классларында, тематик конкурсларда, уеннарда катнашты. Конкурс программасы барышында волонтерлар үз сәләтен күрсәтә алды. Тормышка ашырылган проектлар чикләрендә алар үзләре башкарган изге эшләр һәм файдалы чараларны тәкъдим итте.
Җәйге волонтер уеннарын һәм «кече эшләр» марафонын үткәрү нәтиҗәләре буенча оештыручылар иң актив командаларны билгеләде. Марафон һәм җәйге волонтер уеннары буенча нәтиҗәләр чыгарылып, аларның җиңүчеләренә акчалата бүләкләр тапшырылды. Биш меңлек сертификатка ия булган актив командалар арасында безнең мәктәпнең «Данко» волонтер командасы да бар иде. Мәртәбәле кунаклар балаларга башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте.
Слетның өченче көнендә без башкалабыз буйлап сәяхәткә чыгу мөмкинлегенә ия булдык. Әлеге слетны оештыручыларга, транспорт белән ярдәм иткән район һәм мәктәп хакимиятләренә рәхмәт белдерәбез.
Альбина Әүхадиева, Югары Тәтешле 1нче мәктәбе укытучысы, команда җитәкчесе.