Күптән түгел районыбызда да акция оештырылды. Активчылар, ирекмәннәр, җәмгыять оешмалары чишмәләрне тазартты. Күп чишмәләрнең таза, чүп-чардан азат булуы сөендерде. Әмма араларында тәртипсезлек күренешләрен дә очрап, кәефебез кырылды.
Чишмәләрнең генә түгел, гомумән, тирә-ягыбызның чиста булуы тәү чиратта үзебезгә кирәк. Битараф булмыйк, уртак йортыбызны саклыйк.
Шул ук проект чикләрендә шушы көннәрдә Югары Тәтешле авылында 1900 агач утыртылды. Бик тиздән микрорайоннарыбыз яшеллеккә күмелер, аларны миләш, юкә, каен агачлары бизәр, һаваны сафландыдыр.