Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
12 ноябрь 2019, 11:40

Тормыш яме – үз җиреңдә

Бәхетне чит җирләрдән эзләмичә, туган төбәгенең бәрәкәтен, кыйммәтен арттырып яшәүчеләр күп арабызда. Алар өчен бәхет – ул туган җир, туган табигать, аның эчкерсез, киң күңелле кешеләре. Һәр аткан гөлнең, иртәнге таң чыгының матурлыгын күреп, балалардай сөенеп, шушы кечкенә нәрсәләрдән көч алып, кошлар моңына, гөрләвекләр челтерәвенә сокланып гомер итә алар. Туган туфрак биргән көч һәм дәрт аларны изге гамәлләргә этәрә. Иске Чокырда гомер итүче ихтирамлы гаилә Зинфира һәм Бәхтегәрәй Әрманшиннар нәкъ шундыйлардан. Кулга-кул тотынышып менә 36 ел тормыш буйлап бергә атлый алар.

– Әти-әниебез бездә бәләкәй чактан ук туган җиребезгә, аның гореф-гадәтләренә сөю тәр­бия­ләде. Аларның безнең шушы төбәктә яшәвебезне күрәселәре килде. Бу якты дөньяга без кешеләргә изгелек, игелек итәргә килгәнбез. Шунсыз тормышның ни гаме? – ди алар.
Бәхтегәрәй Сәхибгәрәй улы – Иске Чокырда, Зинфира апа Җи­ремҗибашта туып үс­кән. Кавышканнан соң, алар гаи­лә баш­лыгының туган авылында төп­лә­нергә карар итә һәм үкен­миләр. Үз куллары бе­лән төзегән киң матур йортларында гомер кичерә бу пар. Бер-берсенә ихтирамлы, хәстәрлекле булудан тыш, аларны бер нәрсә берләштерә: икесе дә, ата-бабалары истәлегенә тап төшермичә, авылның тарихын, йолаларын, гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклап яши.
Иске Чокыр авылында ХIХ гасыр шагыйрь-мәгърифәтчесе Гали Чокрыйга мәчет һәм музей булдыруга аларның да зур тырышлыгы салынган. Аның хез­мәт­кәрләре буларак, данлыклы якташларыбыз: Башкортстанның үз ирке белән Русия составына кушылуына зур өлеш керткән Ирәкте башкортлары башлыгы Исән ханның, башкорт старшинасы Шәриф Киековның, ХIХ гасыр шагыйрь-мәгърифәтчесе Гали Чокрый, аның уллары Гарифулла һәм Гыйниятулла Кие­ков­ла­рның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, пропагандалап яши. Каберләренә зират кылалар, Коръән укыйлар. 2017 елда бу пар Исән ханга кабер ташы урнаштыруга зур өлеш кертте. «Табынфест – 2019» III яшьләр фестивале чикләрендә Ирәкте башкортларына мемориал стела һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган очучы-курсантларга авыл янында һәйкәл куйдылар. Алар шулай ук фәнни-гамәли конференцияләрдә, крайны өйрәнү экспедицияләрен­дә актив катнаша, балалар һәм өлкәннәр өчен осталык класслары һәм музей буйлап экскур­сия­ләр оештыра. Сабантуй, Шәҗәрә бәйрәмнәрен, Барда җыены, «Туган авылым» республика конкурсларын оештыруга күп көч салалар.
Бәхтегәрәй ага авылның хөр­мәтле имам хатибы да. Ул Үзәк дәүләт архивы, Уфа федераль тикшеренү үзәге фәнни архивы, тарих, тел һәм әдәбият институты, БР гуманитар тикшеренүләр институтының шәҗәрә бүлеге белән хезмәттәшлек итә. Агымдагы елда ул, Киековлар шәҗә­рәсен төзеп, республика шә­җә­рә бәйрәмендә гран-прига лаек булды. Республика гранты яр­дә­мендә Бәхтегәрәй Сәхиб­гәрәй улының башлангычы һәм тырышлыгы белән Гарифулла Киеков тарафыннан бастырылган «Ғәйн әр-риза китабы» (Хәзрәт чишмәсе, яки Күрдем чишмәсе) төрек теленнән башкортчага тәрҗемә ителеп, дөнья күрде. Аның шулай ук «Татышлинский рай», «Мой Татышлинский рай», «История башкирских родов. Гирей. Танып. Иректы, Табын» китапларын чыгаруга да зур өлеш кертүен бәяләп үтми мөмкин түгел.
2015 елда Бәхтегәрәй Сәхиб­гәрәй улы, һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәң­ге­ләш­терү максатында, район делегациясе составында Түбән Новгород өлкәсенең Старорус районы Нагово авылындагы туганнар каберлегенә барды. Моннан тыш, Шулган авылындагы балалар һәм үсмерләр приютында бүләкләр таратсыннармы, Русия Ислам университетында тәрбияләнүчеләр өчен бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерсеннәрме – аларны изге гамәлләр кылган һәр җирдә очратырга мөмкин. Ә инде авылдагы халык һәм дини бәйрәмнәр, акцияләр, экологик өмәләр, сәнгать смотрларының, спорт ярышларының бу икәүдән башка узганы да юк.
Ә шулай да Әрманшиннар өчен иң зур бәхет – аларның зур, тату гаиләсе. Өч кызында да алар җа­ваплылык, хезмәт сөю, өл­кән­нәргә ихтирам, туган тө­бәк­кә сөю тәрбияли алган. Һәр­бер­се­нә лаеклы белем алырга ярдәм ит­кәннәр. Аларның һәммәсе дә тормышта үз юлын тапкан. Себердә яшәүче кызлары Айгөл һәм Алсу гаиләләре туган йортта көтеп алынган кунак булса, төпчекләре Айсылу тормышын үз төбәге белән бәйләгән - күрше Бүлкайпан авылында гомер итә.
Агымдагы елда бу күркәм гаилә «Ел гаиләсе – 2019» Бөтенрусия конкурсында катнашып, төрле төбәкләрдән килгән 85 гаилә белән беррәттән җиңү яулады. Шушы көннәрдә алар Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараендагы тантанасына чакыру алды. «Авыл гаиләсе» номинациясендә җи­ңү­че буларак, бу пар конкурс ко­ми­тетының почетлы дипломы, «Ел гаиләсе» почетлы китабы һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Туган төбәгенә намуслы хез­мәт итеп, аның мәдәни һәм рухи мирасын саклап яшәгән Әр­маншиннарны шушы зур җи­ңүләре белән ихлас котлыйбыз!
Эльмира СИТДЫЙКОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: