Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
18 ноябрь 2019, 13:40

Туган якка кайтыр чак җитә

Бала шатлыгы – иң зур шатлык. Югары Тәтешледә яшәүче Әнзирә Гафурҗанова да шушы көннәрдә улы хезмәт иткән тарафлардан шундый сөенечле хәбәр алды.

«Хөрмәтле Әнзирә Зиннәт кызы! Сезнең улыгыз Айдар Азат улы үз хәрби бурычын намус белән үти. Хәрби әзер­лек барышында ул югары күрсәткечләргә иреште. Без аның уңышлары белән горурланабыз һәм Ватанның ышанычлы сакчысын үстергәнегез, тәрбияләгәнегез өчен рәх­мә­тебезне белдерәбез. Сез улыгыз белән чын мәгънәсендә горурлана аласыз!» – дигән сүз­ләр язылган кадерлесе хез­мәт ит­кән часть командование­сен­нән кил­гән Рәхмәт хатында.
Айдар мәктәп елларыннан ук үзен тик уңай яктан күр­сә­тә: яхшы укый, спортны үз итә. Ижау дәүләт техник уни­вер­си­те­тының төзелеш факультетында белем ала. Аннары Казан төзелеш-архитектура университетының магистратурасына укырга кереп, аны тик «бишле» билгеләренә тәмамлый. Университетта укыганда да спортны ташламый: баскетбол белән шөгыльләнә, марафонда йөгерүләрдә катнаша. Дипом алу белән армия сафына юлланган егет Ульяновск шәһәрендә әзерлек үткәннән соң, Уссурийск шәһәренә элем­тә­челәр гаскәренә билгеләнә. Күрүебезчә, булдыклы якташыбыз анда да сынатмаган.
Айдарның әнисе һәм якыннары янына кайтырына аз гына вакыт калган. Озакламый ул туган йорты бусагасын атлап керер. Әлегә аны якын кеше­лә­ре­нең сәгатьләрне санап көт­кән көннәре. Без дә хәрби хез­мәт­тәге якташыбызга, исән йөреп, сау кайт, дигән теләктә калыйк.
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: