Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
24 ноябрь 2019, 19:05

Иң көчле спортчылар җыелачак

Алты этаптан торган турнирларда җиңүчеләр Гран-при финал бәйгесендә көч сынашачак. Финал Италиянең Турин шәһәрендә 5 декабрьдә башлана.

Турнирлар барышында безнең спортчылар 20 дән артык медаль алуга өлгәштеләр. Хатын-кызлар арасында барган көчергәнешле көрәштә безнең дүрт спортчыбыз финалга үтте. Александра Трусова, Алена Костарная, Анна Щербакова, Әлина Заһитова - иң көчлеләр исемлегендә.
Ир-атлар арасында: Александр Самарин, Дмитрий Алиев, Натан Чен, Юдзуру Ханю, Кевин Аймоз, Боян Цзинь үз-ара көч сынашачак.
Спорт парлары бәйгесенә: Александрра Бойкова һәм Дмитрий Козловский, Анастасия Мишина һәм Александр Гәлләмов, Дарья Павлюченко һәм Денис Ходыкин, Чен Пень һәм Цзинь Ян, Суй Вэньцзин һәм Хань Цун, Кирстен Мур- Тауэрс һәм Майкл Маринаро сайлап алынды.
Бию парлары исемлегенә: Виктория Синицына һәм Никита Кацалапов, Александра Степанова һәм Иван Букин, Габриэлла Пападакис һәм Гийом Сизерон, Пайпер Гиллес һәм Поль Пуарье, Мэдисон Хаббелл һәм Захари Донохью, Мэдисон Чак һәм Эван Бэйтс керде. Спорт парлары һәм хатын- кызлар шәхси беренчелегендә безнең җиңүгә өмет зур.

Чыганак: Вести. ru
Фото: Владимир Песня/РИА "Новости"
Читайте нас: