Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
25 ноябрь 2019, 14:35

Әти-әни горурлыгы

Салават Вәлиев әлеге көндә Октябрск шәһәр дәваханәсендә хирург булып эшли. «Беренче операцияне үт куыгына ясадым. Бәләкәй чакта табибларның эше кан басымы үлчәү дә, укол ясау, дип кенә күз алдына китерә идем. Эченә керсәң мавыктыргыч, шул ук вакытта кеше организмының бик катлаулы булуына төшенәсең», – ди ул.

Әти-әни горурлыгы
Һәрбер ата-ана баласына зур өметләр баглап, аның киләчәген кайгырта, бала, дип җан атып яши. Нинди бәхет ул баланың иманлы, тәүфыйклы булып үсүе. Әнә Салаватның әнисенең күзләрендә нур, йөзләреннән елмаю китми. Улы өчен горурлык кичерә. Салават Кәрдәвеш авылында гомер итүче Эльмира һәм Илһам Вәлиевларның бердәнбер улы. Кечкенәдән басынкы, итагатьле бала булып үсте ул. Башлангыч сыйныфлардан ук спортны яратты, өлкәнәйгән саен тырышып, үзенә максат куеп алга барды. Бигрәк тә биология, химия фәннәрен яратып укыды һәм мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлады.
Әллә әти-әнисе ягыннан күп кенә туган апаларының шәфкать туташы булып эшләве, әллә үзе еш кына авырып дәваханәдә ятулары тәэсир итте – Салаватның хыялы табиб булу иде. 11нче сыйныфта ук ул әзерлек курсына язылды һәм бер елдан Ижевск дәүләт медицина академиясенең дәвалау бүлегенә укырга керде. Башкортстаннан килгән укучыларны үзебезгә җибәрү сәбәпле интернатураны ул Уфа республика дәваханәсендә үтте. Анда тәҗрибәле хирурглар, табиблар кул астында үзенә белем туплый һәм Русия хирурглары җәмгыяте дипломына лаек була Салават. Шулай ук 2017елда «Бавыр альвеококкозын хирургик юл белән дәвалау» дип аталган доклады өчен диплом белән билгеләнә. Башкортстанның төбәкара чик буе хәрби гаскәрләре ветераннарының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Салават Вәлиев әлеге көндә Октябрск шәһәр дәваханәсендә хирург булып эшли. «Беренче операцияне үт куыгына ясадым. Бәләкәй чакта табибларның эше кан басымы үлчәү дә, укол ясау, дип кенә күз алдына китерә идем. Эченә керсәң мавыктыргыч, шул ук вакытта кеше организмының бик катлаулы булуына төшенәсең», – ди ул.
План буенча атнасына 2-3 операция ясала. Бигрәк тә төнге вакытларда юл хәрәкәтләрендә имгәнгәннәр, тән җәрәхәте алучылар, суиусидка тартылу очраклары белән килүчеләр дә очрый. Табибның дөрес диагноз куеп, тиз арада ярдәм күрсәтүе кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә.
Салаватның яраткан спорты төре тизлек, реакция, таләп иткән бокс булуы да юкка гына түгелдер. Студент чагында бик мавыгып шөгыльләнгән ул бокс белән. Хәтта Ижевск шәһәрендә үткән бокс бәйгесе буенча беренче урын яулаган. Моннан тыш йөгерү белән дә мавыга, укыган чагында да Кәрдәвеш белән Кодаш арасын йөгереп үтә ул. Менә шундый тырыш, максатчан ул безнең райондашыбыз. Үзенә гомерлек яр итеп IЯңавыл кызы Таңсылу Рәлиф кызын сайлаган ул. Ул исә Уфа дәүләт университетын тәмамлаган. Әлегә Салават белән кабызган гаилә учагында уллары Искәндәрне тәрбияли. Кәләшнең күрше авылдан булуы да бик яхшы, ата-ананың хәлен белеп кайтырга да уңайлы, ике авыл арасын җәяү генә барасы. Менә шундый яшь белгечләр, матур гаилә корган яшь якташларыбыз аларның әти-әнисе генә түгел, безнең өчен дә горурлык.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: