Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
3 декабрь 2019, 22:00

Зур сынау вакыты билгеләнде

Фигуралы шуу буенча ярышта кайсы спортчыларыбыз катнаша?

Туринда фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларына 3 көн калуга анда кемнәр катнашачагы билгеле булды.

Ярышларның иң мавыктыргычлары һәм дулкынландыргычлары, мөгаен, ялгыз спортчылар чыгышы булыр. Русия данын Алена Косторная, Александра Трусова, Анна Щербакова һәм Алинә Заһитова кебек кызларыбыз якларга чыга.
Аларның көндәшләре: япон кызы Рика Кихира һәм америкалы Брэди Теннелл.

6 декабрьдә –кыска программа, икенче көнне ирекле шуу программасы буенча чыгышлар куелган.
Егетләр арасында Туринда көчле спортчылардан японлы Юдзуру Ханю һәм америкалы Нейтан Чен катнаша.
Алар белән көч сынашучы Русиялеләр Александр Самарин һәм Дмитрий Алиевка уңышлар телибез.
Француз Кевин Эймоз һәм кытайлы Цзинь Боян да җиңүгә өмет тота.

Пәнҗешәмбе көнне парлы спортчылар бозга беренче булып чыга.
Китайлылар Суй Вэньцзин/Хань Цун; Пэн Чэн/Цзинь Ян һәм русияле Александра Бойкова/Дмитрий Козловский; Анастасия Мишина/Александр Галләмов; Дарья Павлюченко/Денис Ходыкиннар бозда башлап сынау үтә.

Канада парлы шуу осталары Кирстен Мур-Тауэрс һәм Майкл Маринаро яхшы әзерлек белән килә.
Фәкать җиңүгә максат тотып килүчеләрнең планын белүче русиялеләр: Виктория Синицина/Никита Кацалапов һәм Александра Степанова/Иван Букин парлары тиз генә бирешергә уйламый.

Чыганак: РИА Новости
Фото: M.123ru.net
Читайте нас: