Бу сүзләр Чургылды авылында яшәүче Галимҗанова Гөлирә Хәниф кызына да туры килә дияр идем. Кешеләргә һәрвакыт ягымлы, мөлаем ханым 1958 елда Акбулатта яшәүче Габбасовларның тату гаиләсендә биш кыз арасында беренчесе булып дөньяга килә. Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, Киров исемендәге колхозга эшкә башлый. Яшь кызны кайту белән комсомол секретаре итеп билгелиләр.
1980 елның декабрендә Гөлирә апа Чургылдыга Галимҗановлар гаиләсенә килен булып төшә. Киң күңелле, ачык йөзле Мәрзия апа киленен беренче күрүдән үк яратып каршы ала. Тату булып, бер дә сүзгә килмичә 25 ел гомер итә алар. Рәис Фәткылбаян улы белән өч балага гомер биреп, 39 ел иңгә-иңне
куеп яшиләр. Тик кызганычка каршы, беренче кызлары Ләйсәннең гомере кыска була.
«Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас.Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер», – дип язган Ризаэтдин Фәхретдин. Кызлары Илнара һәм уллары Ленар югары уку йортларын тәмамлап, бүгенге көндә үз гаиләләре белән яши. Ленар Нефтекама шәһәренең эчке эшләр бүлегендә эшли, тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр. Ә кызлары Илнара Уфада икътисадчы булып эшли. Аның гаиләсендә өч кыз үсә. Илнара тормыш иптәше Эльмир белән бергәләп намаз укыйлар, ураза тоталар. Аларның кызлары да, бәләкәйдән үк мәчеткә дин дәресләренә йөри. Әйткәндәй, Ленар да быел ураза тоткан, чөнки гаиләдәге дини тәрбия һәрчак тормышта озатып бара. Туган нигезендә үткәрелгән Корбан гаете ашлары, Ифтар мәҗлесләре, Мәүлид кичәләре, әлбәттә, балаларга зур тәрбия бирә.
Гөлирә Хәниф кызы өчен балалар тәрбияләү – тормышның төп мәгънәсе. Ул 31 ел Чургылды балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Эш дәверендә төрле дәрәҗәдәге Почет грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнгән ул. Әйе, балалар бакчасында эшләүчеләр иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре. Бәхетле, чөнки алар явызлыкны белмәүче, эчкерсез чиста күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк (ул елларда бакчага 30дан артык бала йөрегән).
Гөлирә апа вакытын бушка уздырмый. Элегрәк кичләрен кул эшләре белән шөгыльләнсә, хәзер ул гарәп телендә китаплар укый. Бер ел элек Акбулат авылында олы яшьтәгеләр өчен дини укулар башланып киткән. «Альмир хәзрәт өйрәткән дәресләрнең барсына йөрергә тырышабыз», – ди Гөлирә апа. Бүгенге көндә ул Корьәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәнгән. Тырыш ханым быел жәй, бал кортлары аерган чорда, умарталар кырына утырып, Корьәнне укып чыккан. «Бал кортлары безгә дәва һәм үрнәк өчен яратылган. Умарта кортлары тормышыннан кешеләргә бик күп үрнәк алырга була. Аларның оясын ачканда ук хуш ис килеп тора. Бу сулыш юлларына шифа бирә. Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә кешегә дәва китерә. Мәсәлән, бал, балавыз, «ана сөте», чәчәк серкәсе, прополис – аларның барысын да чирләрне дәвалаганда кулланалар. Корьәндә дә бал кортларына зур игътибар бирелә», – дип сөйләп китте Гөлирә апа.
Шулкадәр әдәпле, саф күңелле ана, дәү әни, тырыш, уңган хуҗабикә булган Гөлирә Хәниф кызына сокланмыйча мөмкин түгел. Туган авылыбызның күрке булган сабыр холыклы, тыйнак аналардан, әлбәттә, безгә үрнәк алып, хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып яшәргә кирәктер.