Әйе, ул җырларга ярата, мин аны сәхнәдә дә күргәнем бар. «Горурланам синең белән, Башкортстан!» дигән конкурста чыгыш ясап, тамашачыны елатканы хәтеремдә. Ул анда вокал буенча беренче урынга чыкты.
Актив тормыш алып баручы бу егет – Илшат Гыйльмияров. Артавыл авылында яшәүче Гөлсәрия һәм Тәлгать Гыйльмияровларның икенче баласы. Кечкенәдән хезмәт сөеп, әти-әнисенә булышып үсә ул. Дару үләннәре җыя, мал-туар карарга ярата. Авылда һәм мәктәптә оештырылган мәдәни чараларны да алып бара, моңлы тавышы белән тамашачыны таң калдыра ул. Аксәет мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Чернушка шәһәрендә урнашкан һөнәрчелек училищесына юллана. Анда ул өч ел эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.
Җәйге матур көннәрнең берсендә Илшат армиягә чакыру кәгазе ала. Әти-әнисе туганнары табын корып, дус-туганнар, авылдашлар аны озатырга җыелырга тиеш була. Нәкъ шундый истәлекле көн зур фаҗигагә әйләнә – иптәш егете белән алар юл һәлакәтенә очрый. Илшатның умыртка сөяге сына, нәтиҗәдә аяклары йөрми башлый. Гаиләгә килгән бу сынауны туганнар бергә күтәрә. Илшатны чиратлап тәрбиялиләр. Аңа җиде тапкыр операция ясыйлар. Соңгы тапкыр Дүртөйле шәһәрендә җиде сәгатькә сузылган операциядә үзебез үлеп терелдек, ди әнисе. Бик күп реабилитация үтәргә туры килә егеткә. Илшатка ике ел туктамый массаж ясыйлар. Акрынлап алга китеш сизелә. Туганнары җыелып, аңа тренажер алып бирә. Үзе дә бервакытта да мин авыру, дип кул кушырып, төшенкелеккә бирелеп утырмый, төрле спорт һәм мәдәни чараларда катнаша. Коляскада булса да, сәламәт кешедән калышмый. Дуслары, туганнары белән аралашып, алдагы көнгә өмет белән карый. Илшатның әнисе гомер буе китапханәдә эшләде. Әтисе урманчы хезмәтендә иде, эшләрен кыскарткач, мал-туар карап яши. Тырыш, бердәм гаилә.
Аллаһ Тәгалә кешене төрлечә сыный – берәүгә югалту, берәүгә авыру бирә. Кемдер шушы сынауларга чыдамый югалып кала, ә Илшат кебек тырышлар ерып чыга. Әле үзенә автомобиль алып биргәннәр. Тормышта, җәмгыяттә тулы канлы тормыш алып бара ул. Быел Уфада мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында ГТО нормативларын тапшырып, атыш буенча икенче урынга чыккан. Күптән түгел Нефтекама инвалидлар оешмасы оештыруы буенча Мәскәү шәһәрендә сәяхәттә булып кайткан. Күп йөрегән кеше күп күрә. «Ул аннан канатланып, шундый дәрт белән кайтты», – ди якыннары. Тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Аллаһ боерса, Илшатның да тырышлыклары бушка китмәс.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.