Тәтешле хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
10
Безнекеләрне бел!
8 декабрь 2019, 08:45
Уфалы "Что? Где? Когда?" тапшыруында җиңде
Уфа шәһәрендә яшәүче Ксения Эустет Беренче каналда барган “Что? Где? Когда?” телетапшыруында белгечләргә сорау биреп 85 мең сум иясе булды.
Макисм Поташовның беренче кышкы уен сериясендә катнашкан командасы Уфада микробиолог булып эшләүче кызның соравына җавап таба алмады.
“Алар без очраклы һәм файдасыз булган әйберләргә тыныч карасын өчен уйлап табылган. Язучы Чак Паланик нәрсә турында шулай дигән?” Сорау шулай яңгырады.
Ия Метревели җавап бирде: “Кешенең башы төрле гыйлем белән тулган вакытта, ул аларны интеллектуаль уеннар уйнаганда гына куллана ала. Әйтик, кроссворд, сканворд чишкәндә, викториналарда катнашканда. Кешеләргә кроссворд чишәр өчен төрле яклап гыйлем кирәк”.
Әмма җавап төгәл булмады. Язучы Чак Паланик телеуеннарны һәм телевикториналарны күз уңында тоткан. Уфа кызына 60 мең сум һәм өстәмә 25 мең сум бирү турында әйттеләр.
Ә белгечләр командасының уены җиңү белән тәмамланды.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас:
Телеграм-канал газеты
Друзья, подписывайтесь на наш телеграм-канал https://t.me/tatvestnik, где самая свежая информация!
Cайт использует файлы cookie и сервисы сбора технических данных посетителей.
Продолжение пользования сайтом является согласием на применение
данных технологий
Принять