Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
9 декабрь 2019, 07:45

Мостай Кәрим урамы - Кыргызстанда

Кыргызстан башкаласында Мостай Кәрим исемендәге урам барлыкка килүе мөмкин.

Мондый тәкъдим белән Бишкек шәһәрендә узган юбилей чарасында Кыргызстанның халык язучысы һәм шагыйре Асан Жакшылыков чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Мостай Кәримнең әсәрләре дөньяви мәгънәгә ия дип ассызыклады.
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган чара Алыкул Осмонов исемендәге Милли китапханәдә узды. Аның барышында Мостай Кәримнең кыргыз телендәге “Таш өстендә аткан чәчәк” китабы презентациясе һәм “Башкорт халкының күренекле улы” иллюстрацияләр күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: