Күпләрнең яшьлекләре әз-мәз генә истә кала, ә менә Бүлкайпанда гомер итүче 86 яшен ваклаган Хәлимә Камалтдинова үткәннәрен елын-елы, көнен-көне белән хәтерли.
Аның әтисе тәүгеләрдән булып, ягъни 1941 елның 22 июнендә фронтка китә. Җиде яшьлек Хәлимә әнисе белән Куеда станциясенә кадәр кадерлесен озата бара. Күпмедер вакыттан соң әтисенең «Сугышка керәбез», дигән хәбәре килә. Бу хат беренчесе һәм соңгысы була.
1941 елда ипикәйне туйганчы пешереп ашый алдык, 1942 елда әзрәк он бар иде, 1943 елда ашарга берни дә калмады, дигәндәй. Бик күп гаиләләрнең хәле шулай булды. Ничек итсә итте, инәй сыерны бетермәде. Сыерыбыз безне ачлыктан алып калды да инде, - дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде ул һәм, бармакларын бөгә-бөгә үзләре ашаган сәрдә, йонлыкай, иреняргыч, балтырган, шомакай, марҗа баш, күк баш үләннәрен санап китте. Әнисенә бер хезмәт көне өчен бирелгән бер калак он алтын бәрабәренә тиң булган. Шундый авыр елларда да Хәлимә әби 5 класс белем алырга мөмкинчелек таба.
Әнисе икенчегә тормышка чыккач, Хәлимәне, билгеле сәбәпләр белән, түтәсе карарга ала. Бала карау, басуда чүп утау, көлтә кисү, ат җигеп печән-салам ташу, басуларны культивацияләү, сүрә сүрәтү, биштәрләп орлык, ашлык ташу, фермада мал карау, сыерлар саву – Хәлимә әби башкарган эшләрне санап кына бетерерлек түгел.
Байтак еллар элек вафат булган тормыш иптәше Рәфитне, ничек кенә яшәүләренә кармастан, яхшы сүзләр белән искә алә. Ирле булып яшәсә дә, тормыш йөген күпчелек ялгызы тарта.
Менә тагын бер вакыйга аның хәтерен яңартты. Ул вакытта Камалтдиновларның йорттан гайре башка каралты-курасы булмый. Март ае. Гаиләгә колхоз бозау һәм 50 килограмм печән бирә. Йортка терәтеп бозау өчен шалаш коралар. Иптәш хатыны Югары Тәтешле аръягындагы басуда торып калган күпмедер печән күреп кайта. Хәлимә җиде айлык кызын бишеккә бәйләп куеп, шуның артыннан чыгып йөгерә. Әнә шулай, моннан бер уч печән, тегеннән бер кочак салам белән бозауны яшел үләнгә исән-имин бастыралар.
Тормыштагы төрле хәлләрдә дә кеше булып кала белгән, акны карадан аерып яшәгән, күп чакта тешен кысып сабыр итеп калган Хәлимә әби дүрт баласын тәрбияләп, аякка бастыра. Олыгайган көнендә бала кайгысы да кичерергә туры килә аңа. Бүген, аяклары авырту сәбәпле, авырлык белән йөресә дә, һәр туйны ашка алган, мәҗлесләрдә уты-ялкынын чыгарып биегән Хәлимәне күпләр хәтерли. Эш буйда да, көчтә дә түгел, тормыш дәртендә, яшәү ямен тоя белүдә.
Безне озатырга чыкканда Хәлимә әби кесәсенә икмәк телемнәре салып чыкты. Менә ничәнче ел инде ул кышын кошлар туйдыра икән. Ә кошкайлар, әйтерсең дә, әбекәйнең чыкканын сизгәннәр – көтү-көтү булып алмагачка кунаклаганнар. Беләсегез килсә, Хәлимә әбинең аз да түгел, күп тә түгел 14 (!) төп алма агачы бар. Бигрәк ярата шул ул бакчасын. «Монда гортензия, снежноягодник, флоксы...», - дип кайбер яшьләр дә белмәгән чәчәк-куакларын исемләп санап китте.
Әнә шулай, кечкенә нәрсәдән дә ямь табып, йортына кергән һәр кешене олы кунак итеп кабул итеп, барчасын да кичереп, кешеләрдә яхшылыкны гына күрергә омтылып яши Хәлимә Гыйлемҗан кызы. Хәер, болай итеп олы җанлылар гына яши аладыр.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА. Автор фотосы.