Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
19 декабрь 2019, 17:15

Күсе елында туган Филарит Хәмәдуллин

Кеше күзенә бик чалынмасалар да күселәр тырыш, максатчан, ваксу җан бит алар.

Минем тормыш иптәшем күсе елында туган. Күсе кебек елгыр, тик тормас, йорт, бакча эшләрен җентекләп-җентекләп башкара, җәйләрен яшелчә җимеш арасында бер генә чүп тә үстерми, ди Рәдинә Әхәт кызы Филарит Хәмәдуллин турында. Әйе, кыз йолдызлыгы һәм күсе елында дөньяга килгән шул ул. Кеше күзенә бик чалынмасалар да күселәр тырыш, максатчан, ваксу җан бит алар. Филарит ага да шундый тынгысыз. Быелгы ел аның гаиләсе өчен аеруча уңышлы булган. Улы Алмаз дус егете белән берлектә үз эшен ачып җибәргәннәр. Мәскәүдә эшләүче кызлары фатир сатып алган. Әле генә башкалада кунак булып кайткан үзләре. Узып баручы елда азрак сырхаулап торса да әлегә бирешергә исәбе юк гаилә башлыгының. Килеп туган каршылыкларны җиңеп тормышны, кешеләрне яратып яши ул. Аны еш кына концертларда күрергә мөмкин. Авыл советы биләмәсендә эшләүче хезмәттәшләренең хәлен белеп чыксынмы, туган якны өйрәнү музеенда булсынмы, аны бөтен нәрсә кызыксындыра, кемгә ярдәм кирәк ул шунда. Яңа елга иң беренчеләрдән булып чыршы бизәп куйган. Бал-маскарадка да билетлар алынган. Яңа ел табынына кунаклар чакырылган. Хәмәдуллиннар яңа елны гаиләсе белән бергә каршыларга күнеккән. Бернәрсәдән дә артта калмаска вакыт белән бергә атларга тырыша Филарит Мәгафур улы. Аңа карап, шундый тик тормас җан икән ул бу елларда дөньяга килүчеләр, дип әйтү бик дөрес булыр.
Читайте нас: