Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
20 декабрь 2019, 11:55

Асия Исламова гомерен балалар укытуга багышлады.

Әнкәй бисмиллалы иде, шуңа ашыбыз да, ризыкларыбыз да бәрәкәтле булды. Ул намазга басканда тып-тын торабыз. Әтинең исән-сау кайтуын тели бит, дип сокланып карый идек. Әниебез гаиләнең кояшы, нигез ташы, тәрбия бирүчесе булды. Изге эшләре санап бетергесез иде.

Әнкәем догалары безне саклады, яшәргә көч бирде
Без Аллаһ Тәгалә биргән гомеребезне илебезгә, җиребезгә, халкыбызга хезмәт итеп, гаиләбездә, кешеләр арасында үрнәкле яшәргә, шәфкатьлелек кылып үткәрергә тырышабыз. Мин Күрдем авылының иң матур җирендә –әрәмә буенда нигез корган Ринат Исламовларның капкасын ачып керәм. Ифрат матур йорт ихатасында туклыкта, муллыкта гомер кичерә алар. Асия Сәхип кызы мине ачык йөз белән каршы алды. Аның гомере яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышланды. Тырыш һәм намуслы хезмәте югары бәяләнде: 1982 елда БАССР Мәгариф Министрлыгының, Югары мәктәп һәм фәнни учреждение хезмәткәрләре профсоюзының Почет грамотасы, 1987 елда «Өлкән укытучы» дигән мактаулы исемгә ия булды. Җәмәгать эшендә актив булганы өчен тагын бик күп мактау кәгазьләре бирелде аңа. Югары һөнәри осталыкка ия Асия Исламова Ачу-Елга, Күрдем урта мәктәпләрендә эшләде. Авыл мәдәният йортында оештырылган үзешчән театр түгәрәгендә катнашып,төрле образлар тудырды, ата-аналарның һәм укучыларның сөюен яулады.
Сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте.
–Хатыннан уңдым, хас әнисе Кәшифә кебек уңган да, усал да, сөйкемле дә булды. Мине ихтирам итеп яши. Минем хезмәт юлым шахтада, металлургия комбинатында, 1977 елдан «Краснохолм нефть һәм газ чыгару» идарәсендә үтте, – дип, Ринат Нурислам улы әңгәмәгә кушылды. Иң авыр участокта эшләргә туры килде, кайберәүләр көлеп, җеннәрең көч бирәдер сиңа, диләр. Өйдә тәрбия әйбәт булмаса, хатының җан арага кереп, ихтирам итеп бармаса, 78 яшькә җитеп булмый ул. Асиям сәламәт булсын. Ана – өйнең яме, ул тәрбияле булырга тиеш. Безнең, ир-егетләрнең күп вакыты эштә үтә, ә хатыннар дәүләт эшенә дә өлгерә, йорт эшенә дә. Без ике бала үстердек. Улыбыз Рүдил Күрдем авыл Советы рәисе, мәктәп директоры булды, хәзер эшкуар. Кызыбыз Алсу Нефтекамада элемтә бүлегендә эшли. Алар безгә оныклар бүләк итте, хәзер инде дүрт оныкчыгыбыз бар. Балалар һәммәсен күреп үсә, без аларга үрнәк булырга тиеш. Яшерен-батырын түгел, авыр эштән соң төшереп алган чакта, әтиегез чирләп тора, тавышланмагыз, йоклап алсын ,–ди торган иде. Чынлап та акыллы булды Асиям», – ди тормыш иптәше.
Асия Сәхип кызы Сараштыбаш, Ринат Нурислам улы Ачы-Елгада туып үскән. Икесенең дә әтиләре яу кырында ятып калган. Асия ханым болай ди: «Без дүрт бала үстек, әти сугышка киткәндә миңа 2 яшь, ә апаларым үсмер кызлар булган. Әниебезнең изге догалары безне михнәт-газаплардан, ачлыктан саклап калгандыр, мөгаен. Әни авызыннан ризыкларын өзеп бирмәсә, мин исән булмас идем.Ул вкытта күпме сабыйлар ачтан үлгән. Әти сугыштан кайтмады. Аның хатларын һаман саклыйм. Ул болай дип язган: « Кәшифә, дөньясына ачу итеп, балакайларымны какма. Бәләкәемә ипигә май ягып ашатырга тырыш...» Сараштыдан – 86, Ачы-Елгадан 34 кеше фронтка китте. Үз окоплары каберләре булгандыр, утка каршы баргандыр, бозлы суларда йөзгәндер ил батырлары – урыннары оҗмахта булсын.
Әнкәй бисмиллалы иде, шуңа ашыбыз да, ризыкларыбыз да бәрәкәтле булды. Ул намазга басканда тып-тын торабыз. Әтинең исән-сау кайтуын тели бит, дип сокланып карый идек. Әниебез гаиләнең кояшы, нигез ташы, тәрбия бирүчесе булды. Изге эшләре санап бетергесез иде. Урагын да урды, печәнен дә чапты. Куедадан, Рабак станцияләреннән күтәреп чәчү орлыгын да ташыды. Көченнән килгәнчә кешеләргә дә ярдәм итте. Гайбәт, нахак сүзләр сөйләмәде. Өйдә Коръән китабы бар иде. Кулын китапка куеп, балакайларым бәхетле, гыйлемле булса иде, дип теләк теләде.
Исламовлар гаиләсе 1977 елдан алып Күрдемдә гомер итә.
Тормыш юллары кырыс, дөнья көтү җиңел түгел, Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәнлектән килә, дигән бит бөек шагыйребез Тукай да.
Мәсхүдә апасы Кемерово шәһәрендә эшче, Фәнисә Күрдемдә, Совет сәүдәсе отличнигы, Халисә Сараштыбашта савучы булып эшләде.
Алма агачыннан ерак төшми, ди халкыбыз. Асия Сәхип кызы хас та әнисе. Лаеклы ялга чыгу белән «Хатыйп» мәчетенә укырга йөреп, дини белемен тирәнәйтте, намазга басты. Изге Болгар җиренә сәяхәт кылды. Мәрхүмнәрне искә алып, корбан ашлары үткәрә. Йортларының түрендә әти-әни сурәтләре, алты бертуган төшкән фото тора. Кәшифә Бәдертдин кызы күпме генә көтсә дә ире кайтмады.Ул авылдашы Шакирҗан Гарифуллинга тормышка чыкты, Ясминә, Флорид туды. Гаилә матур гомер кичерде, Һәммәсенә әниләренең изге догалары, теләкләре юлдаш булгандыр.
Фидәлия Мостафина.
Күрдем.
Читайте нас: