Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
23 декабрь 2019, 12:40

БСТ Чургылдыда кунакта!

Узган шимбәдә БСТ каналы районыбызга эш сәфәре белән килде. Төрле авылларда булып, районыбызның эшсөяр һәм талантлы гаиләләре, яшәү рәвеше белән танышты. Шул исәптән Чургылдыны да читләп узмады.Журналистлар Чургылды башлангыч мәктәбендәге тарихи музей белән танышты. Якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Габделхай Сәитов, Миңнулла Бәдретдиновның шәҗәрәләре аларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук мәрхүм якташыбыз Мәгънәви Зыятовның кул эшләре дә игътибарга лаек булды. Ул заманында тукымага бик матур итеп сурәтләр баскан. Бу үзенчәлекле келәмнәр авылдашларыбызның йортларын ямьләгән.Арытабан олы кунаклар Зәлә һәм Марсель Сафиннарның йортларына юл алды. Хуҗаның агачтан эшләгән сыннары, башка эшләре уңай тэссоратлар калдырды.Рәйфәнә Хәмәтдинова.

Читайте нас: