Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
26 декабрь 2019, 17:55

Алар бергә, алар бердәм

Тотрыклы үсешкән хуҗалык – андагы халыкның имин яшәү гарантиясе. «Агро-Танып» АПКсы районда икътисади яктан нык хуҗалык.Уңышка өлгәшү җиңелдән булмады. Хуҗалык ел арты ел кризис хәлдән чыкты: яңа техникалар алды, һәр тармакта да яңа технологияләр үзләштерелде, ә иң мөһиме халык хуҗалыкның киләчәге барлыгына, ә үзләренең эшле булуларына ышанды.

Бүген биредә ныклы команда тупланган, алдынгы караш булдырылган. Таныплылыар район гына түгел, республика дәрәҗәсендәге семинар-киңәшмәләрне лаеклы уздыра, АПК тәҗрибә туплау мәйданчыгына әверелде. Агымдагы җәйдә бу хуҗалык территориясендә узган Басу көне республика семинары моны тагын бер кат исбатлады.
-Һәр җитәкченең тәүге бурычы – нәтиҗәле хезмәт күрсәтү өчен лаеклы шартлар тудыру. Иң беренче чиратта, матди кызыксынучанлык булырга тиеш, мораль караш та әһәмиятсез түгел. Проблемалар туып тора. Әмма максатларыбызга ирешеп киләбез. Бездә һәркем хезмәт кадерен аңлый. Шунысы сөенечле: бүген хуҗалыкның эш хакы, башка түләүләр буенча да бурычы юк. Яуланган дәрәҗәдән төшмәү – төп максатыбыз, без моны яхшы аңлыйбыз. Авыл халкы өчен сөенәм: алар йортлар тергезә, гаилә кора, бәбиләр аваз сала. Моңардан да шатлыклырагы булуы мөмкин түгел, - ди илгә-көнгә тынычлык, муллык, иминлек теләп, хуҗалыкның алыштыргысыз җитәкчесе Сергей Тимерҗан улы Ханов.
Читайте нас: