Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
26 декабрь 2019, 18:00

Алга якты хыяллар белән

Чургылды кызының Иске Сикияз авылына килен булып төшүенә дә байтак елар үткән. Илүсә Фәтхуллина биредә күптәннән үз кеше. Яшәгән төбәген, хезмәт урынын, коллективын, кыскасы, бар дөньяны ихластан сөя ул. Әйе, бай тәҗрибәле савучы «Уңыш» АПКсының алдынгы хезмәткәре. Менә ничә еллар инде сөт саву күрсәткече буенча коллективында аңа тиңнәр юк. Бигрәкләр дә мал җанлы шул ул.

-Йортымдагы сыерыма караганда да, ферманыкы якынрак, кадерлерәк шул миңа. Һәр иртә эшемне сагынып, ашкынып барам. Зарланырлык урыныбыз юк, хезмәтебез лаеклы бәяләнә, бар яклап та ныклы тәртип урнаштырылды. Яңа елга да яхшы күрсәткечләр, күтәренке кәеф белән керәбез, -ди Илүсә Нәҗмехан кызы.
Әйе, башка бик күпләр кебек Илүсә апа белән Нәфкать абыйның да тыгыз көннәре: Яңа ел каршыларга газиз балалары кайта. Әйдә, елларны еллар алмаштырсын, якты хыяллар белән алга гына барырга язсын.
Читайте нас: