Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
26 декабрь 2019, 13:20

Бәхет ул үзең белән

Киң ассортимент, клиентларга җылы мөнәсәбәт, уңайлы шартлар.. Биредә кирәкле челтәр-штораны зәвыгыңа туры китереп, сайлап, кисеп, тегеп тә бирәләр, кирәк икән, киңәшләрен дә кызганмыйлар. «Алсу» тәрәзә челтәрләре ательесы хуҗабикәсе Алсу Саяпова тәү күрүдә ук уңай энергетикасы белән үзенә җәлеп итә.

Тәтешлелеләр аны уңышлы эшкуар буларак белә. Баксаң, ул искиткеч модельер да икән әле: үз фантазиясен кушып, бик матур киемнәр иҗат итә, аларны үз куллары белән тегә. Уфада үткән мода күрсәтү конкурсында да чыгыш ясап, югары бәя алган. Ә менә Алсуның җырчы булуын белми идем әле.
–Кечкенәдән җырларга яраттым. Киләчәктә үз концертымны әзерләү, анда үзебез теккән киемнәрне күрсәтү теләгем дә бар, тормышка гына ашырырга насыйп булсын, – ди ул.
Гаиләсе белән дә бик бәхетле эшкуар ханым. Тормыш иптәше Илшат Мәгафур улы белән курчактай өч кыз үстерә алар.
–Бәхет ул үзең белән. Гаиләңдә барсы да яхшы булып, саулык-сәламәтлек булганда, кешеләргә игелекле хезмәт күрсәтеп яшәгәндә генә үзеңне бәхетле итеп тоеп була. Мин башкаларга да һәр көннең мәгънәсен табып, якыннарына, тирә-яктагыларга тик шатлык өләшеп яшәүләрен теләр идем. Яңа еллар барыбызга да бары тик сөенечләр генә алып килсен! – ди ул. Амин, шулай була күрсен!
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: