Шул минутта алар тирән урында батып барган ике хатын-кызны күреп кала. Артур һәм Борис өс киемнәрен дә салып тормыйча ярдәмгә ашыга. Аларның оперативлыгы, җитезлеге белән генә су керергә төшкән ике кешенең гомере сакланып кала...
–Бу егетләр безнең оешмада 2016 елдан алып эшли. Икесен дә җаваплылык хисе, кешелеклелек сыйфатлары берләштерә. Аларга һәрчак ышанырга була, – ди «Гарант» оешмасы начальнигы Альфред Галимәрданов.
Аның әйтүенчә, мондый хәлләр коткаручылар хезмәтендә адым саен очрап тора. Шуңа, безнең көндәлек эшебез бит, дип, бу гамәлне дә алар афишалап тормаган. Ә шулай да яхшылык җирдә ятып калырга тиеш түгел. Күптән түгел бу хакта билгеле булгач, алар муниципаль район хакимиятенең наградаларына тәкъдим ителде. Афәрин, егетләр!