Тәтешле хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Telegram
VK
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
26 декабрь 2019, 11:20
Могҗизалы Яңа ел
Яңа ел бәйрәме һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең көтеп алган бәйрәме. Һәр кеше бу бәйрәмнән ниндидер могҗизага өмет итә… Аны балалар аеруча зур дулкынлану белән түземсезләнеп көтеп ала. Кыш бабай, бизәлгән чыршы, мең төрле утлар, кардан ясалган сыннар, күчтәнәчләр, бүләкләр, кызыклы тамашалар аларны чиксез бәхетле ясый.Агымдагы ел ахырында район хакимияте тарафыннан оештырылган чыршы бәйрәмнәре бик күп балаларның күңелендә якты хисләр булып уелып калды. Тәүге чыршы бәйрәме алдынгы укучылар өчен оештырылса, икенче чара мөмкинлекләре чикләнгән кыз һәм малайларга багышланды.Бәйрәм чараларында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев балаларны котлап, изгеләрдән-изге теләкләрен юллады, истәлекле бүләкләр тапшырды.Зур әзерлек белән барган тамашаларда балалары белән бергә әти-әниләр дә ихластан сөенеп утырды. Бәйрәмнән алган дәрт, кодрәт ел буена җитсен, кыз һәм улларны яңа ачышларга, мөмкинлекләргә әйдәсен, яңа юллар ярсын.
Читайте нас:
Новости партнеров
Владимир Путин поздравил жителей Башкирии и её столицы с 450-летием Уфы
Владимир Путин менән Радий Хәбиров эш осрашыуы үткәрҙе
"Спорт - милләтара диалог һәм тынычлыкны ныгыту коралы"