Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
27 декабрь 2019, 15:55

Ак халатлы фәрештә.

Вязовка авылының фельдшер-акушерлык пунктында безне ачык йөзле фельдшер Надежда Низамова каршы алды.

Ак халатлы фәрештә
Вязовка авылының фельдшер-акушерлык пунктында безне ачык йөзле фельдшер Надежда Низамова каршы алды.
Мәктәпне тәмамлагач, медицинага сөю аны Чайковск медицина колледжына алып килә. Кулына диплом алган шәфкать туташы хезмәт юлын туган авылы Яңа Тәтешледә башлый. Яратып йөргән егете Дмитрийга кияүгә чыккач, Уфада һөнәрен камилләштереп, фельдшерга укып кайта һәм 2016 елдан алып Вязовка фельдшер-акушелык пунктында эшли. Үз эшен яратып башкара Надежда, аның карамагында өч авыл халкы. Андагы 484 кешенең ничә яшьтә, кайда эшли, кайсы йортта нинди авыру булганын биш бармагы кебек белә, диспансеризациягә җибәрә, яшь бәбиләрне карый, тәүлек кайсы вакыты булуына карамастан, авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтә.
Фельдшер-акушерлык пунктларында эшләү өчен бөтен кирәк-яраклар да бар хәзер, нәниләргә һәм өлкәннәргә электрон үлчәүләр булдырылган, хәтта ЭКГны да алар үзләре үткәрә. «Быел җылыту системасын төзекләндерделәр, кабинетлар күпкә җылынды», – ди ул канәгать булып. Ә менә интернет килеп җитмәгән әле Вязовка пунктына. Быелгы елны яхшы күрсәткечләр белән озата Надежда Низамова. «Үзебезне туберкулездан саклыйк», дип аталган Республика күргәзмә конкурсында катнашып, призлы урын яулаган ул. Гаиләсендә дә барысы да яхшы уллары Матвей үсеп килә. Укуы да яхшы. Әлегә кайнә, кайната белән бергә яшиләр. Алдагы елга үзләренә йорт тергезеп кермәкче Низамовлар. «Яңа елга зур өметләр белән керәбез. Ә аны без дусларыбыз белән каршыларга яратабыз», – ди Надежда Петровна
Читайте нас: