Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
8 гыйнвар 2020, 19:25

Салават Фәтхетдинов: «Намаз укыганда комаучаламагыз. Җыр бетмичә, кул чапмагыз»

Җырчы үз аккаунтына кызыклы видео урнаштырган.

Салават Фәтхетдинов Инстаграмга үзенчәлекле видео урнаштырган. Бер бала намаз укый, аңа энесе комачаулый. Бала «Аллаһ әкбәр» дип кычкырып энесенең битенә сугып җибәрә.
«Намаз укыганда комаучаламагыз. Җыр бетмичә, кул чапмагыз», — дип язган җырчы.
Бу видео укучыларда каршылыклы фикерләр тудырган.
«Нинди молодец».
«Сукканы кабул булмаса ярый инде!»
«Минем әниемнең оныклары баштан чапса да, намазын укый».
«Кеше алдында йөрергә һәм комачауларга ярамый. Өлкәннәр баланы алырга, намазның иң әһәмиятлесе икәнен аңлатырга кирәк».
«Намаз укучының алдына басучыны этеп җибәр дигән, бу бала басып кына калмый, Аллаһ әкбәр дип суга бит, икенче алай комачауламас».
«Намаз укучы бала молодец».
«Кечкенәдән Аллаһ әкбәр дип суккач ни була? Алдагысын уйларга да куркыныч. Үскәч хатынына суга бит бу».
«Димәк, җыр беткәнче кул чабучыларны Салаватның шулай тукмыйсы килә».
«Иманлы бала!»
Читайте нас: