Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
12 гыйнвар 2020, 14:10

Һөнәрле үлмәс, дип юкка гына әйтмиләр инде.

Талантлы, димәк, акчалы...Алина Заһитова белән Евгения Медведева әлеге вакытта тимераякта фигуралы шуу буенча дөньяның иң көчле спортчылары санала.

Алина Заһитова белән Евгения Медведева әлеге вакытта тимераякта фигуралы шуу буенча дөньяның иң көчле спортчылары санала.

Хәбәр ителүенчә, Алина Заһитова кыска вакытка спорт ярышларында катнашуын туктатып торуы турында белдергән иде. Бу көннәрдә “Боз алиһәсе” (аны профессионаллар шулай дип атый) Татьяна Навка җитәкчелегендәге спектакльләрдә катнаша. Ул бу тамаша белән чит илләрдә дә чыгыш ясаячак. «Аргументы и Факты» язганча, Алинага бер шундый чыгышы өчен 600 мең сум чамасы акча түлиләр икән.



Фото: Социаль челтәрдән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Ber-chigish-chen-600-me-sum-70959/

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: