Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
23 гыйнвар 2020, 17:50

Салават үз йолдызын бүләк иткән!

Йолдыз урынына нәрсә калган соң? Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы Фирзәр Мортазинның туган көненә багышланган концерттан Раяз Фасыйхов йолдызлы булып кайтып киткән. Тинчурин театры сәхнәсендә узган бу концертка җырчы кунак тамашачы булып килгән.

Йолдыз урынына нәрсә калган соң?

Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы Фирзәр Мортазинның туган көненә багышланган концерттан Раяз Фасыйхов йолдызлы булып кайтып киткән. Тинчурин театры сәхнәсендә узган бу концертка җырчы кунак тамашачы булып килгән.
Ахырда фотога төшкәндә, Салават Фәтхетдинов Раяз Фасыйховның киеменә игътибар иткән. “Минем кофта белән Салават абыйның чалбары бер бренд булып чыкты. "Бир әле миңа, бу бит миндә булырга тиеш,- диде дә, алыштык. - Мин сина йолдызымны бирәм. Сәхнәгә киеп чыккан кофта бу!" "Салават абый шулай үзенең “йолдыз”ын бүләк итте!” – дип “Матбугат.ру”га шатлыгы белән уртаклашкан шатлыгы эченә сыймаслык булган Раяз Фасыйхов.
Концерт караган, Раяз Фасыйхов, җитмәсә эстрада мэтрының алтын йолдыз рәсеме төшкән кофтасын да киеп кайтып киткән. “Салаватның үзеннән мондый бүләк алу – үзе бер тарихи вакыйга. Истәлеккә менә дигән әйбер!– ди җырчы бу хәлдән бик тә канәгать калып.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Salavat-z-yoldizin-b-l-k-itk-n-89410/
Читайте нас: