Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
28 гыйнвар 2020, 12:12

Киң офыкларга карап...

Белем таулары бик биек, Белем таулары текә. Аның үренә үҗәтләр, Тырышлар гына җитә. Рәшит Нигъмәти.Бер урынга биш баса торган бу кыз әле укырга кермәс борын ук район мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясап йөри иде. Мәктәпкә килгәч тә мәдәни мохиттә кайнады Элина: җырлады да, биеде дә, нәфис сүздә дә сынатмады. Миләүшә һәм Илнур Гәрәевларның күркәм гаиләсендә туып үскән кызның уңышлары да җитәрлек иде. Музыкаль җитәкчесе буларак, мин аның киләчәген сәнгать белән бәйле итеп күз алдына китерә идем – әмма укуда да алдынгылыкны бирмәгән кыз, чит телләрне үз итеп, булачак hөнәрен нәкъ шул юнәлештә сайлады. Югары Тәтешле 1нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Элина Гәрәева бүген Казан Идел буе федераль университетының филология hәм мәдәниара бәйләнеш институты студенткасы.

Быел ул 4нче курста белем ала. Инглиз, кытай, корея hәм төрек телләрен өйрәнгән Элина укуында тик “яхшы” билгеләренә генә өлгәшә. Моннан тыш ул студактив әгъзасы, волонтер, телләр буенча шәхси мәктәп репетиторы, үзе яшәгән “Деревня Универсиады” студентлар кампусында комендант ярдәмчесе булып тора. Бәләкәй чагыннан юлдаш иткән җыр сәнгатен дә онытмый ул, төрле чараларда чыгыш ясап килә.
Гадәттә, җәй айлары студентларга ял өчен бирелә. Әмма тик Элина өчен түгел – hәр җәен ул hөнәри үсешкә багышлый. 1нче курстан соң өч ай дәвамында Кырымда булса, 2нче курстан соң гид-тәрҗемәче буларак Төркиядә эшләде. Ә 3нче курстан соң, ягъни узган апрель-сентябрь айларында, махсус программа буенча Америка Кушма Штатларының Чикаго шәhәрендә булып, ресторан бизнесы өлкәсендә хезмәт салды.
– Америка минем күңелемә тирән уелып калды. Мин анда бик күп дуслар таптым, бик күп яңалыклар, бөтенләй ят мохит, ят мәдәният белән таныштым. Минем өчен иң мөhиме инглиз телен ныгыту иде. Моңа ныклы ирештем дия алам. Монан тыш, Американың көнбатышына, шул исәптән Калифорниягә сәяхәт кылып, бик күп истәлекле урыннарда булдым. Тәэссоратларым чиксез, – ди Элина.
Ноябрь, декабрь айларында инде ул Италия, Испания, Австриядә стажировкада булып, тәҗрибә туплап кайткан. Яхшы укучы буларак университет юлламасы белән киткән кыз сәяхәт итәргә дә вакыт тапкан, әлбәттә. “Бу илләрнең бик матур урыннарын күрдем, әмма Римдагы Колизейга сәяхәтем минем Европадагы иң истәлекле мизгелләрем булып калачак”, – ди Элина.
Әлбәттә, чит илләргә бушка йөреп, укып hәм сәяхәт итеп булмый. Бу хакта кызыксынмый булдыра алмадым. “Әти-әниең шулай ярдәм итәме?” – дигән соравыма ул: “Якыннарым, әлбәттә, минем hәр башлангычымны хуплап тора, рәхмәт аларга, әмма финанс яктан мин үзаллы дия алам. Максат куйдым: Кырымда эшләп алган акчамны – Төркиягә, Төркиядә эшләгәнен – Америка программасына (ул арзан түгел – 100әр меңнәр белән исәпләнә) тотындым. АКШтан инде чынлап торып әйбәт хезмәт хакы алып кайттым. Моннан тыш, репетиторлык белән шөгыльләнәм. Алга куйган максатларым зур. Үземә белем hәм тәрбия биргән туган мәктәбемә, бигрәк тә инглиз теле серләренә төшендергән укытучым Винария Нәҗибуллинага ихлас рәхмәтлемен. Бүген дә ул минем hәр башлангычымда канатландырып, хуплап тора, – дип җавап бирде Элина.
Әйе, киң офыкларга карый барганнар уңышларга ирешә. Февраль аенда Кытайда һөнәри практика көтә Элинаны. Максатына тугры булган Тәтешле кызының тырышлыгы югары бәяләнеп, тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын .
Лиза ФӘТХУЛЛИНА.
Читайте нас: