Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
6 февраль 2020, 17:45

СТАРОСТА БУЛСА – ШУНДЫЙ БУЛСЫН

«Яшәр өчен бетмәс көч алырга,Олысына һәм дә кечегә. Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә». Фәнис Яруллин.Илмәт авылы старостасы Фәгыйм Вәсбиев турында: «Авторитетлы, авылдашлары арасында сүзе үтә, бергә киңәшләшеп, уртак фикергә килеп яшиләр. Күп эшләрне бергәләп башкарып куялар. Авыл халкын берләштерүдә аның роле бик зур. Чын мәгънәсендә авыл патриоты. Аны яшәтү, ныгыту өчен үзе дә тырыша, башкаларны да шуңа өнди», – ди биләмә башлыгы Илшат Харис улы.

Аның шундый икәненә бер очрашып сөйләшүдән үк төшенеп була. Чын старосталарга хас булганча, сүзне ул мактанудан түгел, ә булган проблемаларны күтәрүдән башлады. Шөкер, авыл төзек, моны без узып киткәндә дә күрәбез, юллар караулы, шәхси ихаталар балкып утыра, ФАП, кибет эшли, мәчет нур чәчә. Болар барысы да күңелне сөендерә торган күренешләр, ә Фәгыйм Хәерзаман улын борчыган мәсьәләләр дә күп кенә.
– Битарафлык авыл халкына килешмәгән сыйфат. Без монда яшибез икән, димәк, шул җирнең кадерен белергә, кешеләренә уңайлыклар тудырырга тиешбез. Проблемаларсыз булмый, ә менә аларны бергәләп чишеп килсәк – бу инде яхшы. Әле безгә су проблемасын хәл итәргә кирәк. Ул ике урамга кергән, ә икесенә юк. Әйләнә-тирәдә нефть скважиналары утыра. Көтелмәгән хәл килеп туса, эчәр сусыз калуыбыз ихтимал. Якташыбыз Айрат Җамалтдиновның авыл уртасындагы чишмәне төзекләндерүенә чиксез рәхмәтлебез. Аны Зәбирә Вәсбиева бүгенге көндә карап, чистартып тора.
Халыкны хезмәтләндергән шәхси кибет янында кулланучылар җәмгыятенең иске кибете бар. Ул ямьсез генә түгел, хәвефле дә. Шуны сүтеп кую да кирәктер. Зират тәртиптә. Алдагы планыбыз – аның юлына комташ түшәү. Әлеге көндә акча туплана. Авылыбыз мулласы Филгать Хәмзин эшеннән канәгатьбез.
Илмәт Борай – Куеда трассасы янында урнашкан. Машиналар югары тизлек белән йөри. Монда тизлекне чикләү билгесе куелса яхшы булыр иде.
Кызганыч, балалар бакчасы, клубыбыз янгын аркасында юкка чыкты. Клуб юклык аеруча эчне пошыра. Ул бит рухи азык чыганагы, яшьләрнең аралашу урыны. Шулай да үзебезнең күңелебезне үзебез күреп, урамда булса да мәдәни чаралар оештырабыз. Монда Мәүлидә Ваһапова активлык күрсәтә. Авылыбыз кортчылары белән дә данлы. Әмма, кызганычка каршы, төп бал чыганагы булган йөзьяшәр юкәләр киселә. Моңа югарыдан ничек тә киртә куелсын иде. Соңгы елда кортчылык өлкәсендә хәлләр болай да сөенерлек түгел.
Илмәтебез бай тарихлы авыл, бик матур җирдә урнашкан. Ни дисәк тә, авыл биләмәсе, авыл хуҗалыгы хакимиятләре белән аңлашып эшлибез, яшибез. Проблемаларсыз тормыш бармый, алар безне ныклыкта сыный, көчле итә, – ди Әмиров АПКсының баш энергетигы, авыл старостасы Фәгыйм Хәерзаман улы. Хаклы ялда булса да, лаеклы хезмәтен дәвам итә әле ул.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: