Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
7 февраль 2020, 17:15

Туган җирендә бәхетле алар.

Туган җирендә бәхетле улТирә-ягы урман белән уратып алынган Артавыл авылы халкы элек- электән уңганлыгы белән дан тота. Авыл яшәрә, дип әйтеп булмаса да, әледән-әле яңа йортлар калкып чыга, авылны ямьләп бәбиләр туа. Иң яхшысы – авыл халкына эш бар. Биредә башмаклар симертү һәм үстерү фермасы эшли. Аны Газинур Гәрәев җитәкли.

Туган җирендә бәхетле ул
Тирә-ягы урман белән уратып алынган Артавыл авылы халкы элек- электән уңганлыгы белән дан тота. Авыл яшәрә, дип әйтеп булмаса да, әледән-әле яңа йортлар калкып чыга, авылны ямьләп бәбиләр туа. Иң яхшысы – авыл халкына эш бар. Биредә башмаклар симертү һәм үстерү фермасы эшли. Аны Газинур Гәрәев җитәкли.
Уңган колхозчылар гаиләсендә туып үскән Газинур Галинур улы башлангыч мәктәпне авылда, аннан дүрт ел Йосып авылына йөреп укыса, урта мәктәпне Аксәеттә тәмамлый. Шунда ук тракторчы белемен дә үзләштерә. Армия сафларыннан кайткач унынчы сыйныфта укыганда бер партада утырган Әдисәгә күзе төшә. Ике арада мәхәббәт уты кабына. Бер-берсен яхшы белгән яшьләр кавышу көннәрен озакка сузмый. Ямьле яз бәйрәме 8 Март көнне Газинур Әдисәне сорап килә.
Яшь гаилә әти-әни янында өч ел яшәгәч, йорт тергезеп башка чыгалар. Газинур Әмиров АПКсында тракторчы, Нефтекамада кассир-контролер һөнәрен үзләштергән яшь килен сатучы булып эшкә башлыйлар. Соңрак Әдисә фермага бозаулар карарга килә. Газинур Галинур улын 5нче бригадага бригадир итеп куялар. Ул 2011елда намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл Хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнә. Инде 15елдан артык ферма мөдире вазыйфасын башкара ул. Бар якка да өлгер, уңган Газинур хуҗалык кортбакчасында эшли, үзе дә бал кортлары тота, пилорамасын да булдырган. Аның бервакытта да кул кушырып утырганы юк, дип мактап куя тормыш иптәше Әдисә Әдип кызы. Гәрәевлар гаиләсендә өч ул канат ныгытып, үз ояларын корган. Илназ Тәтешледә газ бүлегендә, Нияз Пышмада заводта, Ильяс нефтьче-инженер булып эшли, ул Аксәеттә төпләнгән. Матур ул-кызлар үстереп, әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп яши балалары. Әдисә апа лаеклы ялда, Газинур абый да пенсия яшенә җитеп килә. Әмма бөтен көчен биреп эшләгән хуҗалыгын, малларын калдырып китәргә ашыкмый әле алдынгы хезмәткәр.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: