Җыелыш чынлап та үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Беренчедән, шыгрым тулы залны күргәч, тәүдә аптырап калдык: болай күтәренке кәеф белән зал тутырып концертларга гына йөриләр. Икенчедән, чыгышларда гади халык аңламаслык ниндидер бетмәс-төкәнмәс саннарга түгел, ә конкрет эшләргә тукталдылар. Хуҗалыкта кына түгел, биләмәдәге авыллар проблемалары, аларны хәл итү юллары күтәрелде.
Эше, хезмәтенә күрә лаеклы бәясе булгач, тир түгә генә түгел, кинәнеп ял да итә беләләр биредә. Район күләмендәге чара төсмере алган Бәдрәш сабантуе моңа ачык мисал. Эшче һөнәрнең, гади хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрү, аларны данлау үрнәге бу.
Хуҗалык җитәкчеләре Рәйсә һәм Илмират Бәләгытдиновлар никадәр эшкә үҗәт, булдыклы булулары үз командасын да шундый эшләгән.
Һәр тармакта да эшләре ырамлы бара. Ташландык басуларда янә күкрәп иген үсә. Һәр агротехник кампанияне дә алар үз көчләре белән, тәүгеләрдән булып, сыйфатлы башкарып чыга. Чәчү, мал азыгы хәзерләү, урып-җыю чорларында вакыт белән исәпләшми эшләгән механизаторларга трибунадан мактау сүзләре яңгырады. Узган елның нинди килгәнен яхшы хәтерлибез. Атна-ун көн генә дәвам иткән кояшлы вакытта алар хуҗалык малларына гына түгел, халык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп печән хәзерләп өлгергән. Бик тә вакытлы сатып алынган мал азыгы хәзерләү комбайны сенаж сыйфатын югалтмаска, хәзерләү вакытын кыскартырга мөмкинлек биргән. Техника хакында сүз кузгаткач, әйтеп үтү кирәк: комбайннан тыш бер МТЗ-82 тракторы, ургыч, агач ташучы машина алганнар, көзгә ашлык сугу комбайны алу планда тора.
Көз яңгырлы килсә дә, уңыш тулысы белән җыеп алынган, бер генә төргәк салам да басуда ятып калмаган. Басуларны туңга сөрүдә дә алар алдынгы.
Зур эшләрнең тоткарлану сәбәбе көннәрнең яңгырга керүендә генә түгел. Техникаң төзек, ягулык-майлау материалы җиткелекле булуга да нык бәйле. Хуҗалык 2018 елның ноябрендә үк чәчүгә җитәрлек күләмдә ягулык туплап куя һәм агымдагы чәчүгә дә инде сатып алынган.
Төзекләндерү тукталып тормый
Хуҗалыкта төзү, реконструкция эшләре тукталып тормый. Ашлык кайтканчы дип җәен КЗСка, машина-тракторлар паркы өенә капиталь ремонт ясалган, амбар идәненә асфальт түшәлгән. Төзекләндерү эшләре малчылык тармагында да ярыйсы гына башкарылган. Аның хакында алдарак бәян итәрбез.
Игенчелекнең иртәгәсе көне дә җәмгыять җитәкчелеге һәм белгечләрнең күз уңында. Орлык никадәр сыйфатлырак булса, уңышка өмет тә шулкадәр зуррак. Хуҗалар менә берничә ел рәттән инде Балтач сорт-тәҗрибә участогыннан элиталы сорт орлыклары алалар. Язгы чәчүгә дип арпа, солы, бодай кайтартылган да инде. Бер рәттән ашлама туплау да бара.
Табышлы тармак буларак малчылыкка да игътибар арта. Терлек аерым тәрбия һәм сакчыл караш сорый шул. Узган елны хуҗалык Шарканнан 101 баш холмогор токымлы башмак сатып алган. Шөкер, алар бүгенге көндә исән-имин генә бозаулыйлар. Тиздән янә 64 баш кайтачак. Әйткәндәй, фермада сыерлар ике түгел, өч тапкыр савыла. Җитештерелгән сөтләре дә елдан-ел арта, сыйфаты да яхшыра. Күз тимәсен, тәүлегенә 29 литр сөт биргән сыерлар бар. Ферманың такта идәне матларга алмаштырылган, бу эш арытабан да дәвам итәчәк.
Яңа туган бозауларга җылы идән түшәлгән, дисәм, ышанырсыз микән? Мин дә башта үз колагыма үзем ышанмый тордым. Бу хәл күпләрнең йортында юк әле. Әйе, бозаулар торагында да зур реконструкция үткән. Эшләнәсе эшләр дә байтак әле. Боларны үз күзләребез белән күреп арытабан тәфсилләп язарга кирәк дигән ният кылдык.
Алдан язып үтүемчә, хуҗалар үз казанында гына кайнамый. Авылны яшәтергә, яшәртергә омтыла. Халыкны ни борчыса, алар аны уңай хәл итү юлларын эзли. Узган ел Юде урамына канау казыганнар, хәзер авыл урамы җебеп ятмый. Тиздән хуҗалык һәм халык ярдәме белән Бәдрәш мәчетен ремонтлау планлаштырыла. Чәчүне изге эштән башларга иде, диләр. Пилорама, урманчылар бригадалары һәркем үз тармагында тырышып эшли. Болар барысы да эш урыннары дигән сүз. Соңгы елларды гына 15 яшь кадр бирегә эшкә урнашкан. Кирәк икән, алар торак белән тәэмин ителә.
Хуҗалык җыелышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш зоотехнигы Илдар Булатов һәм башка белгечләр, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илшат Хәтмуллин, участок уполномоченныйлар һәм бәлигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы Ренат Әхәтов, ЮХХДИ начальнигы Илсур Сибәгатуллин катнашты.
Илдар Фәрит улы үз чыгышында Р.Бәләгытдинова КФХсының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аларның һәр тармакта да җитештерү күрсәткечләре үсүен, алдынгы караш белән яшәүләрен, дөрес юлдан баруларын ассызыклады. Шулай ук әле бу чик түгеллегенә, арытабан үсәргә теләкләре дә, мөмкинлекләре дә булуын билгеләде.
Илшат Илдар улы актуаль булган, бик күпләрне борчыган мошенниклык мәсьәләләренә тукталды. Картадан акча салдыру - киң таралган җинаять төренең берсенә әверелде. Ни хикмәт, элегрәк өлкәнрәк яшьтәгеләр мошенниклар корбаны булса, хәзер яшьләрне дә оста алдыйлар. Үзеңне ничек сакларга һәм якларга? Бу җитди мәсьәләгә ачыклык кертелде.
Алда бүләкләү, үзешчән сәнгать осталарының концерты кебек күңелле мизгеллер булды. Алдынгы технологияләр, эш алымнары игенчелектә дә, терлекчелектә дә кулланышка киң кертелә. Җәмгыятьнең эшчәнлек юнәлешләре әнә шулай акрынлап киңәя бара.Эшләнгәннәре гаять күп, шулай ук планнары да шактый әле аларның.