Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
15 февраль 2020, 00:05

"Мин 33 ел элек балыкның иң яхшысын каптырдым инде..."

Салават Фәтхетдиновның җәмәгате Ләйсән шулай дип әйткән.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, тормыш юлдашы Ләйсәннең балык чистарту моментын төшереп, Инстаграм сәхифәсендә видео урнаштырган.

«Җәмәгать, берничә көн чирләп ятам. Хатын нәрсә генә ашатмый, бүген менә балык каптырып кайткан. «Ашан»нан», — дип сөенеп сөйли Салават Фәтхетдинов.

«Мин балыкның яхшысын 33 ел элек каптырдым инде, монысын сатып кына алдым. Советлар чорында балык көне кайчан иде әле? Чәршәмбеме, пәнҗешәмбеме?» — дип сорый җырчының хатыны. «Кайда сишәмбе, кайда пәнҗешәмбе иде. Менә бүген пәнҗешәмбе, туры да килеп тора. Менә шулай тозлап, борычлап, тәмләп балык ашарга теләк бар. Барыгызга да тазалык, сәламәтлек телибез! Чирләмәгез, зинһар өчен, исән-сау булыгыз!» — дип матур теләкләрен яудырды җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары Салават Фәтхетдиновның сәламәтлеге өчен борчыла башлаган: «Күз тигәндер Сезгә, Салават Зәкиевич. Әбиләр укысыннар! Авырмагыз инде! Сез безгә бик кирәк!»;

«Салават, авырма инде, тәмле балык кыздыра бит хәзер Ләйсән»;

«Сишәмбе — сөтле, пәнҗешәмбе — балык көне»;

«Балыкның яхшысы эләккән»; «Бигрәк мөлаем икәнсез, Ләйсән ханым!» — дигән җылы сүзләрен дә кызганмаганнар. Бу хакта "Интертат" язган.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: