Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
26 февраль 2020, 01:41

Менә табиблар нинди булырга тиеш!

Күптән түгел республика трассасында булган авариядә ярдәм күрсәтеп йөргән фельдшер турында шулай сөйлиләр.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Ашыгыч ярдәм” машинасы фельдшерын табып бүләкләргә кушты.

Билгеле булуынча, күптән түгел Уфага кергән урында зур авария булды. Табиб, трассадагы машиналар янына туктап, һәркайсына ярдәм тәкъдим иткән.

— Менә бу - чын табиб. Ул үзе дә юлдан китеп барган булган, әмма туктап, кар ерып, һәр машинаның тәрәзәсенә шакып, ярдәм тәкъдим иткән. Менә табиблар нинди булырга тиеш! Бу — чын кеше! Үз һөнәренең чын остасы ул, — диде аның турында республика Башлыгы.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/r-mashinani-t-r-z-sen-shakip-y-rde-136694/

Читайте нас: