Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
2 март 2020, 16:37

Тормыш мәктәбендә сынатмадылар

Бер-бер артлы дөньяга өч малай бүләк иткән Фидәлия апа Мостафина аларны тәү тапкыр кулына алганда барысына да бер теләк тели: лачындай нык, илебезне саклардай батыр һәм сәламәт булып үсегез! Әйе, Күрдемдә гомер итүче Мостафиннар гаиләсе ил алдындагы патриотик бурычын үтәгән гаилә.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Марат, Айрат, Илдар кечкенәдән моны аңлап үскәндер. Мәрхүм дәү әтиләре Мирзаян Мостафин Бөек Ватан сугышы ветераны. Танкчы булып Дон елгасы буендагы сугышларда, Сталинград фронтындагы алышта катнаша, каты яралана. Госпитальдән чыккач, Мәскәү янындагы лагерьда автомеханик була. Аннары IIIнче Украина фронты составында халыкны немец илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Белоруссия, Польшаны үтеп, Германиягә җитә. Медаль һәм орденнар белән бүләкләнә.
Аның улы да сыната торганнардан булмый. Тик Кадим Мирзаян улына бик иртә әтиледән әтисез калырга туры килә. Ә ул исә Украинада Хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә өч ел хезмәт итә. 1968 елда хәрби часть командирыннан килгән грамота гаилә архивында әле дә саклана.
Хәрби хезмәт һәм тыныч вакыттагы хезмәт эстафетасы буыннан буынга күчә. Кадим абый армиядән кайту белән Краснохолмскнефть нефть һәм газ чыгару идарәсенә эшкә урнаша. Ул – 43 ел стажлы нефтьче-водитель, коммунистик хезмәт ударнигы, социалистик хезмәт җиңүчесе. Аксәет кызы Фидәлия Хәбибулла кызы белән гаилә корып, 48 ел гомер кичерәләр. Тормышта кайнап, янып яши гаилә. Өч ул тәрбияләп үстерә. Аларга әтиләре төп тәрбияче булгандыр. Ул һәрвакыт аларны артыннан ияртеп эшкә өйрәткән. Гаилә улларын укытуны бурыч итеп куя. Өчесе дә армиягә кадәр техникум тәмамлый. Хәрби хезмәтен Марат Төркмәнстанда чик сакчысы булып үтә. Алар Тәтешледән 12 егет китеп, зур юл үтеп лаеклы хезмәт итеп кайталар. Марат Мостафин кайткач нефтьчеләрдә механик булып эшли. Башкорт дәүләт аграр университетында зооинженер һөнәрен үзләштерә. Кортчылык белән дә шөгыльләнә. Әле җаваплы зур эштә: бригада туплап, яңа төзелгән балалар бакчасының түбәсен ябалар.
Айрат Мостафин Псковта хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Аларга Грузия, Абхазия чигендә каты бәрелешләр вакытында блокпоста торырга туры килә. Айрат та абыйсы кебек Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлый. Бүгенге көндә «Мегабит» җәмгыятендә эшли.
Илдар Мостафин Владивостокта Тын океан флотында элемтәче була. Хәрби частьтан гаиләгә килгән рәхмәт хатлары зур тарихи бүләк булып саклана. Бүгенге көндә Илдар Күрдемдә шәхси эшкуар. Агач хәзерләү, халыкка утын, төзелеш материаллары сату белән шөгыльләнә. Авыл старостасы да булып тора. Аның трактор, экскаватор, йөк ташу машинасы һәрвакыт сафта. Кемгә ярдәм кирәк – ул әзер. Илдар Кадим улы да Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган.
Алар өчесе дә үрнәкле гаилә корып, туган төбәкләрендә матур гомер кичерәләр, балалар тәрбиялиләр. Кадим абый белән Фидәлия апа киленнәреннән дә уңды.
Ватанны саклау бурычы, иртәме-соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Бүгенге көндә улларын армия хезмәтенә җибәрми, төрле сылтаулар белән алып калучылар да бар. Бу дөресме? Юк, әлбәттә. Лачындай үткер, сөлектәй сәламәт, илебез сакчылары булырдай уллар тәрбияләп, аларны армиядән көтеп алу үзе бәхет түгел мени?! Егет кеше өчен армия – зур тормыш мәктәбе. Ул кичәге малайларны чыныктыра, авырлыкларга каршы торырга өйрәтә. Ир кешене эшкә алганда да беренче чиратта армия хезмәтен үткәнме, юкмы икәнлеген карап алалар. Димәк, кичәге солдатларны тәртипкә өйрәнгән, җитәкчене җитәкче дип белә торган кешеләр, авыр минутта иптәшенә ярдәмгә килергә әзер торучы шәхесләр, дип таныйлар.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: