Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
3 март 2020, 17:35

Эштә – батыр, бәйрәмдә - матур

Хуҗалыкларда отчет-сайлау җыелышлары дәвам итә. Шушы көннәрдә Әмиров АПКсы узган елга нәтиҗә ясады. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рәдип Харисов катнашты. Җыелыш эшлекле мохиттә узды, байтак сораулар күтәрелде. Матур минутларга да бай булды ул. Хаклы ялга чыгучы Фәгыйм Вәсбиев, Әнифә Әхмәрова, Флүрә Галиәкбәровага истәлекле бүләкләр тапшырылды, бертөркем хезмәт алдынгылары акчалата премияләргә ия булды, механизатор Ришат Фазылҗанов һәм Гөлфинә Низамовага район хакимияте бүләкләре бирелде.

Рамил Саяпов, АПК рәисе:
-Башка җирдә кебек безнең дә төп байлыгыбыз - басу-кырларда, фермаларда хезмәт салган эшчәннәребез. Бүгенге көнгә алар 154 кеше. Алар тырышлыгы белән 2019 елда барлыгы 128 миллион 830 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Шуның 38 проценты басучылыкка, 62 проценты малчылыкка туры килә. Дотацияләр һәм субсидияләр өлешенә күз салыйк. Алар, гадәттәгечә, кыр эшләре, сөт җитештереп саткан, органика чыгарган, техника һәм ашлама алган өчен бирелде. Ул барлыгы 5 миллион 872 мең сум тәшкил итте.
Басучылык тармагы хезмәтчәннәре нинди генә шартларда да сынатмады дияргә кирәк. Хуҗалык терлеген, шәхси хуҗалык малларын тәэмин итәрлек азык тупланды, басулардан уңыш тулысынча җыеп алынды. Ә менә МТСтан комбайннар җәлеп итәргә туры килде.
Авыл хуҗалыгы алдагысын алдан кайгыртып яшәүне таләп итә. Шуны истә тотып, бүгенге көнгә ашламага акча түләп куйдык, ул этаплап кайтарыла. Акрынлап булса да техника, җиһазлар яңарту өстендә эшлибез. Узган елда мал азыгы комбайнына ЖВЗ-7 ургычы, Т-150 тракторы алдык. Дисктор һәм чәчү агрегаты алырга бер өлеш акча күчереп куйдык. Әлләни зур төзелешләр бармаса да, ремонт эшләре ел әйләнәсенә башкарыла: фермалар кышкылыкка әзерләнде, ашлык корыту агрегатларына ремонт үткәрү кирәк булды. Артавыл фермасы бик иске. Планда анда бер мал торагы төзү.
Канәгать булырлык урыннар да, проблемалар да бар. Без аларны күрәбез, чишү юлларын эзлибез. Иң мөһиме, үз урыннарында, булсын, дип тырышып эшләгән белгечләребез, хезмәтчәннәребез бар. Аларның һәммәсенә дә зур рәхмәт.
Айрат Хуҗин, баш агроном:
Хезмәтебезнең нәтиҗәсе турыдан-туры һава шартларына бәйле булган басучылык тармагы өчен узган ел да катлаулы килде. Эссе көннәрнең аз, яңгырларның күп булуы үзен сиздерми калмады. Шулай да язгы чәчүне мөмкин кадәр оптималь агротехник вакытта төгәлләргә тырыштык. Һәм безнең хуҗалыкка язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча 2нче урын бирелде.
Мал азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнде. Төргәктәге сенажга игътибарны ныграк бүлергә кирәк дип исәплим. Силос туплауда кыенлыклар тумады. Аның тулаем күләме 126 мең 445 центнер тәшкил итте. Силос запасы да бар әле.
Урып-җыю кампаниясе, һава шартлары тотрыксыз килү сәбәпле, авырлыклар белән барды. Җыйган ашлыкны тулысынча диярлек өстәмә корытып сакка куярга туры килде. Шулай да уңган механизаторлар, амбар эшчеләре тырышлыгы белән 37 мең центнердан артык ашлык келәтләргә салынды. Харис Ибраһимов һәм Зинфира Хәмитова җитәкләгән амбар эшчәннәренә аеруча рәхмәт әйтәсе килә. 1000 гектар мәйданны биләгән бодай иң соңгысы булып җыелды. Ярый соңлап булса да атна-ун көн кояшлы көннәр торды.
Сорт яңарту өстендә актив эш алып барабыз. Агымдагы елга бодай һәм арпаның яңа төрләрен алырга ниятлибез. Аларның уңдырышлылыгы гына югары түгел, төрле һава шартларына да бирешмиләр дип дәлилләнгән.
Печән үскән басуларны яңарту өстендә дә эшне онытырга ярамый. Аларны өч-дүрт ел саен сөреп, чәчү әйләнәешен яңартып торырга кирәк. Печән үскән урында бөртеклеләрнең мул уңыш бирүе беркемгә дә сер түгел.
Янбулат Мөхәмәтдинов, баш зоотехник:
-Узган җитештерү елында барлыгы 27662 центнер сөт, 1835 центнер ит җитештерелде. Ел агымында барлыгы 739 баш бозау алынды. Үрчем алуны арттыруга омтылырга кирәк.
Кадрлар мәсьәләсе борчымый тормый. Алар даими алмашынып торгач, эш нәтиҗәсенә дә кире йогынты ясый. Ясалма орлыкландыру эшен дә җайга саласы бар. Сәламәт малдан гына сәламәт терлек туа, мул продукция алына. Сүзем маститлы сыерлар хакында. Андыйлар бар һәм бу авыруны дәвалауга, бигрәк тә профилактикага игътибарны арттыру зарур. Савуның бөтен технологиясен үтәргә кирәк. Илмәт, Җиремҗи фермалары лейкоздан тулысынча азат. Монысы, әлбәттә, сөендерә. Шушы көннәрдә маллардан кан анализы яңадан алынды. Терлекчелектә күләм артыннан куып кына отып булмый. Бу, тәү чиратта, азык сыйфатына кагыла. Әйтик, печәнне көне, сәгате белән җыеп алырга кирәк. Вакытында алынмаган азык сөт буенча югалтуларга китерә. Печәннең сыйфаты түбән булганда күп итеп шрот, жмых, кукуруз ашатырга кирәк. Сенажда да аксым-протеин күләме үз нормасын тәшкил итәргә тиеш.
Ел әйләнәсенә лаеклы хезмәт куйган савучыларыбыз Айсылу Даутова, Резида Зартдинова, Әлфирә Мөхәмәтшина, Рәмия Хәмзина, Венера Бәкирова, Бәһия Хөсәенова, Илзида Закирова, Фларида Гарипова, Светлана Рәхимова, Эльза Усманова, терлекчеләребез: Фирдус Ибәтуллин, Илһам Шәмсиев, Рәфил Мирсаяпов, Ринат Шәйхиев, Финат Әхмәдишин, Азат Яппаров, Саҗит Миңнегулов, Илнур Хуҗин, Сирен Хуҗинга зур рәхмәтләр җиткерәм.
Әлфия Сәлимгәрәева. Автор фотосы.
Читайте нас: