Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
10 март 2020, 14:24

Авыл докторы

Авыл докторыИшектә эш вакыты язылган алтакта эленеп торса да, авыл фельдшерының эш вакыты чикләнмәгән, дип әйтер идем.

Авыл докторы
Ишектә эш вакыты язылган алтакта эленеп торса да, авыл фельдшерының эш вакыты чикләнмәгән, дип әйтер идем. Иртәнге якта пунктка килгән халыкны амбулатор кабул итү, табиблар билгеләгән процедуралар ясау, анализлар алу белән мәшгүль булса, төштән соң балалар карап, авыруларны йөреп чыгарга кирәк. Ә документ тутыру кичкә кала. Кисәк авырып киткәннәр фельдшерны төнлә дә чакыртып ала. Ул, үз чиратында беренче медицина ярдәме күрсәтә, кирәк булса, табибка юллама бирә.
Кәрдәвеш фельдшерлык пунктында хезмәт салучы Зиния Касыймова менә шундый үтә җаваплы, һөнәри осталык һәм сабырлык таләп иткән һөнәр сайлаган. 1985 елда Бөре медицина училищесының фельдшер бүлеген тәмамлап эшкә кайта ул бирегә. Бүәдебаштан сүтеп алып килгән клуб бинасын, фельдшерлык пункты итеп җайлаган урында башлап җибәрә ул хезмәтен. Аннан соң ул райпо кибетенең беръяк бүлмәсендә урын алды. 2006 елда Кәрдәвештә башлангыч мәктәп бинасы төзелде һәм фельдшерлык пункты шуның бер караңгы почмагына күченде. 2019 елда ниһаять, пункт бинасы якты зур бүлмәләргә урнашты. Авыл халкы ярдәмендә төзекләндерү эшләре башкарылды.
Чагыштырмача халык саны күпкә кимеде. Шулай да ике гаилә бала көтә, икесендә нәниләр быел дөньяга килде. Халыкның 70-75проценты пенсионер.
Элекке белән чагыштырганда эшләр күпкә җиңелрәк булса да, яңа медицина ысуллары куллану өстәлеп тора. «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәме тормышка ашырылып, районда һәр фельдшерлык пункты интернет, ноутбук, ЭКГ аппаратлары, глюкометр белән җиһазландырылды. Диспансеризация үтүчеләр күп кенә анализларын авылда тапшыра ала.
Авыл халкы сәламәтлеге өчен җаваплылык тоеп яши авыл докторы. Кәрдәвешлеләр аны яратып шулай атый. Халык арасында хөрмәт казанган югары категорияле фельдшер Нефтекама шәһәрендә үткән һөнәри конкурста җиңү яулый. 2005 Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Зиния Касыймованың хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде – 2009 елда Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы исеме бирелде.
Зиния тормышында да гаиләсе белән дә бәхетле. Тормыш иптәше Әлфит белән кызлары Илнара, уллары Радмирны тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапты.
Әйе, гаиләдә бәхетле кеше генә хезмәтендә янып эшли ала.
Читайте нас: