Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
10 март 2020, 12:40

Мәчетле авыл – котлы авыл

Бу чынлап та шулай. Әгәр дә авылда бер генә түгел, ике мәчет булса, анысы бигрәк тә сөенечле. 2002 елдан алып «Хөмәйрә» мәчете имам-хатибы булган, хаҗи Хәлимҗан абзый Шәйхиев белән әңгәмә корабыз.

-Хәлимҗан хәзрәт, сезне бүген имам-хатиб буларак ниләр сөендерә һәм дә борчый?
-Шөкер, авылларда мәчетләребез бар. Бар гына түгел алар ачык, җомга намазларына йөрүчеләр байтак. Соңгы елларда яшьләрнең дә дингә тартылуы күңелгә рәхәтлек бирә. Ачылмаган мәчет ләгънәт кылып торыр, ди, - шуны онытырга ярамый. Укучыларыбыз өчен дә дини укулар оештырып җибәрә алсак, тагын да яхшырак булыр иде. Бәби, никах туйлары, кешене соңгы юлга озату кебек гореф-гадәтләр һәм шәригать каннунарын төгәл үткәрергә омтылабыз.
Ә ниләр күңелне кыра дигәндә, әле дә эчкечелек кебек яман гадәттән арына алмыйбыз. Аның аркасында күпме гаилә таркала, балалар ятим кала, җинаятьләр кылына.
-Дин һәм сәламәтлек. Бу ике төшенчәнең уртаклыгы бармы?
- Динебез сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Ислам динендә булган кагыйдәләр һәр мөселманның тәне һәм күңеле чиста, пакь булсын өчен кертелгән. Әйтик, намазны тәһарәтсез укырга ярамый. Дөрес туклануны, хәләл ризыкны алыйк. Тиешенчә чалынган малның ите ризыкның сыйфатын гарантияли. Ничек ашыйбыз – монысы да мөһим. Ашказанының бер өлешен ризык, бер өлешен су, бер өлешен һава алып торсын. Ураза тоту да шулай ук файдалы. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) мөселманнарга актив яшәү рәвеше алып барырга кушкан. Үз чоры һәм җәмгыяте өчен актуаль булган спорт төрләре – суда йөзү, ук ату һәм атта йөрү Пәйгамбәребез тарафыннан мөселманнарга сөннәт буларак калдырылган. «Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, – ди Пәйгамбәребез (с.г.в). – Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек». Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыела. Ислам һәм сәламәтлек – тамырдаш сүзләр.
-Авылдашларыгызга, гомумән мөселман якташларыгызга әйтер сүзләрегез бармы?.
-Авылдашларым белән килешеп, аңлашып яшибез, эшлибез. Аеруча мәзин Раяз Бәдртдиновка рәхмәтлемен. Арытабан да шулай дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрергә язсын. Көчебездән килгән кадәр ураза тотыйк, намазга басыйк. Шуны әйтәсе килә: адәм баласы бу дөньяга бер-берсенә сөенеч һәм шатлык бүләк итәр өчен яратылган. Шулай булгач, бәхетле булырга теләсәк, үзебез дә башкаларга бәхет бүләк итә белик. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итүнең асыл максаты да бер-береңә эчкерсез яхшылык эшләүгә нигезләнгән.
Альфия Салимгараева
Читайте нас: