Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
10 март 2020, 17:13

Моңлы курай!

Курайда ир-атлар гына уйный дип кем әйткән әле?! Бу серле уен коралына кызлар да битараф түгел.

Курай моңында тылсым да, наз да, тарих шаукымы да бар. Моның шулай икәненә безнең курайчы кызларыбыз күптәннән төшенгән. Февраль ахырында алар курайчы кызларның Беренче республика ачык конкурсында уңышлы чыгыш ясап, моны тагын бер кат дәлилләде..
Бәйге Уфаның Ф. Шаляпин исемендәге концертлар залында узды. БРның халык, РФнең атказанган артисткасы Тәнзилә Үзәнбаева рәислегендәге жю­ри әгъзалары һәр катнашучыны энә күзеннән үткәрде. Тәтешле балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче кызларыбыз үзләренең сәләтен күрсәтә алды. Миләүшә Мәгъзумова мәртәбәле конкурста 3нче урын яулады, ә Рузалина Минхаҗетдинова дипломант булды.
Айнур Кыямов, балалар сәнгать мәктәбе директоры.
Читайте нас: